Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
3 апрель 2019, 18:46

Һөнәр сайлыйбыз

Үзеңне полиция хезмәткәре сыйфатында хис итәргә, хокук саклау органнарының эш көннәре белән танышырга, тәртип сагында торучыларның дүрт аяклы дусларын үз күзләрең белән күрергә, тирда булырга — бу көнне барысы да мөмкин иде.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлек хезмәткәрләре ветераннар белән бергә укучылар өчен чара — яшьләрнең игътибарын эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә юнәлтү максатында полиция бүлегенә экскурсия оештырды. Мондый бәхет Мирный урта мәктәбе укучыларына елмайды.

Полиция бүлегенә кергәндә тәү чиратта “Дежур бүлек”кә тап буласың, экскурсия маршруты да нәкъ шуннан башланып ките. Бирегә дежурный пультына “02” саны буенча барлык шалтыратулар кабул ителә, тәртип сакчыларының эш көннәре дә нәкъ шуннан башлана.

Экскурсиядә катнашучылар алдында Русия эчке эшләр министрлыгының Благовар районы буенча бүлекнең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Ф.Х.Габидуллин, бүлек начальнигы урынбасары, полиция полковнигы И.Р.Әхмәдуллин чыгыш ясады. Алар бүлек тарихы турында сөйләде, Русия МВД системасына караган уку йортларына керү һәм эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртибе һәм кагыйдәләре турында бәян итте. Полиция бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең күбесе РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган. Әйткәндәй, әле район буенча бүлеккә кече һәм урта начальство составы вазыйфасына кабул итү игълан ителгән, анда 35 яшькә кадәр, урта-махсус яисә югары белемгә ия һәм Русия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләр таләп ителә.

Укучылар хезмәт кабинетларында булды, бүлекнең барлыкка килү тарихы ачык сурәтләнгән, ветераннарның фотографияләре сакланган музейны карады, полиция хезмәткәрләре белән аралашты. Махсус ут сигналлары белән җиһазландырылган автотранспорт, тир һәм спорт залы малайларда һәм кызларда аеруча кызыксыну уятты.

Экскурсия укучыларга полиция хезмәтенең аысылына төшенергә, аның авырлыгын, мөһимлеген аңларга һәм кызыклы якларын ачыкларга ярдәм итте. Кем белә, бәлки нәкъ шушыш экскурсияләр киләчәктә һөнәр сайлауда хәлиткеч әһәмияткә ия булыр.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: