Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
26 февраль 2019, 18:48

Гомернең кадерен беләләр

Узган шимбәдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте.

Район Мәдәният сарае бу көнне әфган сугышы ветераннарын, һәлак булганнарның туганнарын, район җитәкчелеген, укучы яшьләрне кабул итте. Алар, бердәм колонна булып, үзәк урамнан үтте һәм Җиңүче солдат мемориалы, Илдар Хәсәнов белән Василий Бондаренконың обелисклары янында булды. Чәчәк салганнан соң, бер минут тын калып, яу кырыннан әйләнеп кайтмаган яугир-интернационалистларны искә алдылар.

Кабатлап үтәбез, Әфганстанда якташларыбыз Василий Бондаренко, Илдар Хәсәнов һәм Сергей Кузьминның (ул Уфада җирләнгән) гомере өзелде. 176 благоварлы исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтты. Бүген районда 58 әфган сугышы ветераны яши, аларның иң өлкәне – Наил Әхмәт улы Нәбиуллинга 70 яшь тулган.

Мәдәният сарае хезмәткәрләре әлеге датага багышлап әзерләгән концертның һәр номеры хәрби-патриотик рух белән сугарылган иде. Җырлар әфган ветераннарының фоторәсемнәреннән торган видеоязма озатуында яңгырады. Әлеге сугыш турында бәләкәй генә искә алу да – җыр сүзе булсынмы ул, шигырь юлымы яисә полкташлар фотосымы – күңелләргә үтеп керде, күзләрне яшьләндерде.

Чараның рәсми өлешендә район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары И.Р.Баһаутдинов, Бүздәк һәм Благовар районнары буенча хәрби комиссар А.Ф.Камалетдинов, Әфганстан ветераннарының район советы рәисе А.П.Панарин чыгыш ясады. 11 ветеранны район хакимиятенең һәм хәрби комиссариатның Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Барлык ветераннар һәм һәлак булганнарның туганнарына истәлекле бүләк тапшырылды. Тантана хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен әзерләнгән бәйрәм табыны артында тәмамланды.

Чараны оештыруда район хакимияте, Языково авыл биләмәсе хакимияте, Мәдәният сарае, “Благовар” кулланучылар җәмгыяте зур тырышлык салган.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.


— Әфган сугышының тәүге елларындагы югалтуларны бер бизмәнгә дә салырлык түгелдер, сугышчан дустым – Сыктывкар егете күз алдымда һәлак булды, — ди Юрий Анатольевич Соловьев, ул канлы сугышны искә төшереп. — Таныш булмаган таулы-далалы урынның һәр почмагында безне хәвеф сагалап торды. Бер уйламаган җирдә БМПлар шартлады, солдатлар вафат булды. Василий Бондаренко белән Коб-Покровка мәктәбендә бергә укыдык, ул миннән бер яшькә генә олырак иде. Шундый актив, спорт сөюче, ярдәмчел һәм әдәпле егетне барысы да яратты, безнең күңелләрдә ул гомерлеккә шундый булып калды да.
Читайте нас: