Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
14 декабрь 2018, 18:30

Максат – хәрби-патриотик эшне көчәйтергә!

Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары Алик Финзир улы Камалетдинов безнең хәрби-исәп пунктында ветераннар активы белән очрашты.

Аның барышында районда армия һәм флот ветераннарының җәмәгать оешмаларын булдыру мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү планнары тикшерелде.

Очрашуда муниципаль район Советы рәисе Х.Г.Зыязетдинов, ветераннарның район советы рәисе Р.М.Баһаутдинов, Әфганстан ветераннары советы рәисе А.П.Панарин һәм башка актив гражданнар катнашты, төгәлрәге, 15тән артык кеше җыелган иде.

— Ветераннар хәрәкәте актив иҗтимагый көч булып тора һәм аларны социаль яклау буенча күп кенә проблемаларны оператив хәл кылуга булышлык итә ала. Очрашуыбызның төп максаты – яшьләр арасында хәрби-патриотик эшне көчәйтү һәм районда армия һәм флот ветераннары хәрәкәтен оештыру, — диде үзенең чыгышында хәрби комиссар А.Ф.Камалетдинов.

Чишмә районының Әфганстан һәм Чечня ветераннары советы рәисе А.Е.Исаев күрше районда ветераннарның иҗтимагый хәрәкәт эше буенча тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Безнең районда Әфганстан ветераннары хәрәкәтенең агымдагы ел эшчәнлеге белән аның рәисе А.П.Панарин таныштырды. Бүген районда локаль сугыш һәм бәрелешләрдә катнашкан благоварлылар истәлегенә һәйкәл төзүгә хәйрия акчасы җыю дәвам итә. Булган акча озак көтелгән төзелешне башлауга җитәрлек түгел. Бу мәсьәлә кайчан да булса хәл ителер, дип өметләнәләр, әфган ветераннары, иҗтимагый хәрәкәт активистлары әлеге мемориалны төзү өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләячәк. Мәсьәләгә битараф булмаган спонсорлар табылса, эш тизрәк урыныннан кузгалыр иде, әлбәттә.

Очрашу җылы шартларда үтте, анда һәркем үз тәкъдимен кертә алды. Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк, чөнки ветераннар хәрәкәтен дөрес оештыру Кораллы Көчләр абруе артуга булышлык итә. Ә бу, үз чиратында, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшенә уңай йогынты ясый.

И.МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: