Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
15 ноябрь 2018, 12:32

Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр

15 ноябрь – Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне. Русиядә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр барлык ир-егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш. Искәрмәләр сәламәтлек торышы буенча гына булырга мөмкин. Солдатка чакыру елга ике тапкыр уза. 2008 елдан хәрби хезмәт вакыты бер ел тәшкил итә.

Русиядә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне дә билгеләнә. Ул Президент Борис Ельцинның 1992 елдагы указы буенча 15 ноябрьдә үтә. Аның максаты – игътибарны патриотик тәрбия бирүгә юнәлтү. Нигездә, бәйрәмне армия белән бәйле кешеләр билгели.

Бу көнне Русиянең кайбер шәһәрләрендә, күбесенчә хәрби комиссариатлар көче белән армиягә чакырылучылар өчен патриотик чаралар, ветераннар белән очрашулар, хәрби частьлар­га экскурсияләр, хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре өчен консультацияләр оештырыла. Солдатлар төрле көрәш сәнгате алымнарын күрсәтә.

Быел көз Башкортстаннан 4500 егет хезмәткә чакырыла. Бу хакта Башкортстанның хәрби комиссары Игорь Харченко хәбәр итте.

Уфадан озатылучы егетләр арасында иң популяры — коры җир гаскәрләре. Язгы чакырылышта анда 2800 кеше озатылган. Икенче урында исә – һава-космос гаскәрләре һәм үзәк тәгаенләнеш­тәге частьлар.

Армиядә хезмәт итү — ир-егет өчен зур абруй. Вата­ныбызның ышанычлы патриотлары булыгыз, ил алдындагы бурычыгызны тулысынча үтәгез. Хезмәткә чакырылучыларга уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын, солдат дуслыгы телим, чөнки армиядә ул бик тә кирәк.

Ример НАСРЕТДИНОВ.


Читайте нас: