Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
26 июль 2018, 17:55

Күмәк көч яу кайтарган

Яугир-якташларыбыз истәлегенә һәйкәл төзеләчәге турында язып чыккан идек инде. Сүз Әфганстан, Чечня, Алжир, Вьетнам сугышларында һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең истәлеген мәңгеләштерү турында бара.

Яхшы уйлап һәм матур итеп проектланган мемориал Языкова авылындагы Җиңүче-солдат һәйкәле янында урын алачак. Әмма үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә олы әһәмияткә ия объектны төзү өчен гражданнарның үзләре теләп акча кертүе һәм спонсорлар ярдәме таләп ителә.

Бүген эш, кызганычка каршы, нәкъ акча булмау аркасында озакка сузылды. Шуңа тагын бер тапкыр районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, чөнки Русиядә элек-электән төзелеш эшләрен барысы бер булып алып барганнар. Һәркем бәләкәй генә өлеш кертсә дә, зур файда булачак. Без илебез мәнфәгатьләрен яклап Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүчеләрне, үз гомерләрен хәвеф астына куючыларны онытырга тиеш түгелбез.

Шунысын ышанычлы әйтә алабыз, иганә акчалары ветеераннарның район советы исәбенә күчә һәм катгый рәвештә билгеләнеше буенча гына файдаланыла.

Әфган һәм чечен сугышы ветераннары да безнең чакыруны ишетер, дип ышанабыз.

Инициатив төркем – Әфганстан ветераннарының район советы рәисе А.П.Панарин, аның урынбасары Р.Р.Вахитов, ветераннар советы рәисе Р.М.Баһаутдинов.


Акча күчерү өчен адрес һәм банк реквизитлары:

1. Оешманың исеме – Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларның) Башкортстан республика җәмәгать оешмасының Благовар район оешмасы (кыскача ветераннарның район советы).

2. БИК – 048073601

3. Расчет исәбе саны – 40703810306640000027 (мемориал төзелеше)

4. Банкның исеме – Саклык банкының 8598 санлы Башкортстан бүлекчәсе Уфа шәһәре

5. Кор. исәп – 30101810300000000601

6. ИНН/КПП – 0214003753/021401001

Бәйләнеш өчен телефоннар: 89093485488; 89093492076; 89093466994, 8(34747) 2-29-74 (ветераннарның район советы).



Социаль реклама
Читайте нас: