Чөнки вакыт үтү белән күпләрне танып белә башлыйсың, теге яки бу фотоның кайчан: сугышка кадәрме, сугыш чорындамы, әллә сугыштан соң яисә бүген төшерелгәнме икәнлеген аңлыйсың. Кемдер кайгылы чагында төшкән, кемдер, киресенчә, зур шатлык кичерә. Кыскасы, һәр фотоның үз тарихы.
Шулай бер көн папкалар актарып утырганда фоторәсемнәр салынган конверт килеп чыкты. Иң беренче булып кулыма эләккәнендә Советлар Союзы Герое Хәмит Әһлиуллинның әти-әнисе Мәүҗидә Зәйнулла кызы белән Шәмсетдин Шәйхетдин улы төшерелгән. Фотодан миңа үз гомерләрендә бик күп хәсрәт суын кичкән өлкән яшьтәге кешеләр бага. Бер-бер артлы ике хәбәр килгәч, ниләр кичергәннәрен бер Ходай гына белә: берсе – улларына СССР Герое исеме бирелү, икенчесе Хәмитнең батырларча һәлак булуы турында...
Икенче фотода – Мамлиев Әсхәт Хаҗиәхмәт улы. Мәгълүм булуынча, 19 яшьлек лейтенант 1941 елда сугышка китә. Артиллерия дивизионына командалык итә. Ике Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, “Александр Невский” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Майор Әсхәт Мамлиев Германиянең Вайсенберг шәһәрендә башын сала. Шундагы мәктәп ихатасында җирләнгән, шәһәрдә яшәүчеләр тырышлыгы белән каберенә обелиск куелган.
Бертуган Яков Абрамович (1943 елда һәлак булган) һәм Иван Абрамович Тупицолар. Яков Абрамович Кызыл Армия сафларына алына, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 1939 елда Халкин-Голда барган сугышларда катнаша. Сугыштан соң Языково авылындагы хәрби комиссариатта эшли. Бөек Ватан сугышы вакытында Чиләбе шәһәрендә танк дивизиясен формалаштыруда өлеш кертә. 1943 елда Великие Луки янында барган алышта гомере өзелә. Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Иван Абрамович 1941 елның 23 июненнән 1946 елның 15апреленә кадәр сугышта була. “Хәрби батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән.
Артына “Тракторчылар хәзерләү курслары, 1945 ел” дип язылган фото зур кызыксыну уятты. Салкын кышта җиңел булмаган шартларда тракторда эшләргә өйрәнүче хатын-кызларның никадәр батыр йөрәкле булуын күз алдына китерегез әле. Аларның кулыннан килмәгән бер эш тә юк сыман. Шулай ук, үзләре теләп сугышка китүчеләр өчен дә. Андыйлар да аз булмаган бит.
Монда еракка оча торган авиация летчигы, Ил-4 штурманы Кәшфи Таһировның да рәсеме саклана. Ул Ленин һәм Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән. 1944 елдан бирле хәбәрсез югалган булып санала. 2015 елда Белоруссия эзләнүчесе Владимир Бухта аның бомбардировщигының калдыкларын таба. Якташыбызны Иске Күчәрбай зиратына күчереп җирләделәр.
Фотоларның һәркайсын өйрәнергә мөмкин, һәрберсе олы кыйммәткә ия. Бүген, Бөек Ватан сугышы йомгаклары яңадан тикшерелгән, үз гомерләрен хәвеф астына куеп җиңү яулаган һәм тоташ Европага тынычлык алып килгән Геройлар онытыла барган бервакытта, без сугыш чоры фотоларын җәмәгатьчелеккә күрсәтергә, фронттан килгән хатларны укырга бурычлы. Чын тарих онытылмасын өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тиешбез!
Светлана Гайнатуллина, тарих-этнография музее мөдире.