Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
22 июнь 2018, 11:41

“Без паспорт алдык!”

Русия көне алдыннан район хакимиятенең кече залында РФ гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте. “Прометей” клубы белгечләре әзерләгән кызыклы сценарий буенча паспортның барлыкка килү тарихы турында документаль фильм, “Русия – без синең балаларың” бию видеоролигы күрсәтелде, Туган ил турында шигырьләр укылды.

Тантаналы чарага килгән укучыларны һәм ата-аналарны хакимият башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары В.Ш.Кадыйров тәбрикләде. Вахит Шифа улы, Русия көне ил халкын уртак язмышка берләштерә, Русия дәүләтчелегенең бай традицияләренә сөю тәрбияли, күңелләрдә патриотлык, газиз Ватаныбызга тугрылык хисләре уята, дип билгеләде, һәм яшьләргә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

13 яшь гражданинга РФ паспортларын район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Е.В.Сәрвәрова тапшырды. Елена Викторовна укучыларга шәхес раслаучы төп документны кадерләп сакларга кирәклеген искәртте.

“Прометей” клубыннан егет-кызларга “Мин – Русия гражданины” дигән белешмәлекләр һәм Русия триколоры төшкән тасмалар бүләк иттеләр.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

Лира Гафарова фотосы.
Читайте нас: