Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
25 Май 2018, 11:34

Армиягә барыр вакытыгыз җитә

“Кояшкай” лагере базасында 10 класс укучылары һәм авыл хуҗалыгы колледжы курсантлары армия хезмәтенә өйрәнү курслары үтте. Анда РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүнең норматив-хокук нигезләре буенча йомгаклау занятиеләре үткәрелде.

“Кояшкай” лагере базасында 10 класс укучылары һәм авыл хуҗалыгы колледжы курсантлары армия хезмәтенә өйрәнү курслары үтте. Анда РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүнең норматив-хокук нигезләре буенча йомгаклау занятиеләре үткәрелде. Күмәк кешене зарарлау коралыннан саклау, физик һәм строй әзерлеге, хәрби хезмәт нигезләре, тактик әзерлек, Кораллы Көчләр Уставлары буенча уку планы һәм программасы тулысынча гамәлгә ашырылды. Калашников автоматыннан хәрби патроннар белән ату өчен Чишмә районының Алкин-2 поселогындагы 63494нче хәрби частькә бардылар. Өч көн, 16-18 майда, егетләр хәрби хезмәтебелән танышу өчен армия тәртипләренә якынайтылган шартларда яшәде.
Җыеннарны оештыру дәрәҗәсе югары бәяләнде. Укытучыларның һәм укучыларның алдан җитди әзерләнүе, шулай ук мәктәпләрдә хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр алып бару җәһәтеннән ОБЖ фәне буенча эшнең яхшы оештырылуы билгеләп үтелде.
Ватанның булачак саклаучыларын чараны ачу тантанасында мәгариф бүлеге начальнигы З.Р.Ишметов белән Благовар һәм Бүздәк районнары хәрби комиссары майор А.В.Попов тәбрикләде.
Егетләрнең барысы да үзен тик яхшы яктан күрсәтергә тырышты, әмма араларында аеруча югары әзерлеклеләре дә бар. Алар грамота һәм приз белән бүләкләнде.
Языководан Муртазо Гулов (16 секунд), Денис Мөлеков (17), Фаяз Мусин (18), Таңнан Илсур Хафизов (17) Калашников автоматын барысына караганда тизрәк һәм ялгышларсыз сүтеп җыйды.
Йөгерүчеләр арасында Благовардан Артур Геранин иң җитезе булып чыкты, ул 100 метрны 11 секундта үтте.
Граната ыргытуда авыл хуҗалыгы колледжыннан Тимур Фәезов белән Вадим Ибраһимовка тиңнәр булмады, аларның күрсәткечләре рәт тәртибендә 41 һәм 40 метр.
Ә менә Языководан Денис Мөлеков, Мирныйдан Максим Гришин, Первомайскийдан Руслан Хәлиуллин, Таңнан Рәмил Хәлимов, колледж студенты Радмир Мостафин Кораллы Көчләр Уставларын яхшы белүе белән аерылып торды. Бу белемнәре егетләргә армия тәртибен бозмаска һәм хәрби дисциплинаны сакларга ярдәм итәчәк.
Троицкийдан Илдан Бәдретдинов, Иске Күчәрбайдан Айнур Сәләхов, Мирныйдан Максим Гришин, Языководан Илдар Хаҗиевның тактик әзерлеге югары дип табылды.
Языководан Нур Билалов көчле һәм чыдам булуы аркасында перекладинада күтәрелүдә беренче булды (27 тапкыр).
Солдат җыры конкурсында Языководан Илдар Хаҗиев, Муртазо Гулов, Нур Билалов, Благовардан Роман Плащихин, Артур Геранин, колледждан Айнур Миндияров һәм беренче взвод командасы (взвод командиры урынбасары Михаил Федоров) музыкаль осталыкларын ачык күрсәтте.
Благовар урта мәктәбе пешекчеләренә тәмле ашлар белән сыйлаганнары өчен солдатларча рәхмәт әйтеп, булачак армиячеләр марш атлап һәм җырлап үтте. Һәм яшел аклан өстендә “Катюша” җыры таралды.
Александр ПАНАРИН, җыеннар начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас: