Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
17 Май 2018, 19:05

Ветераннарга Җиңү хатлары тапшырдылар

“Җиңү ирекмәннәре” Бөтенрусия җәмәгать хәрәкәтенең урындагы бүлек ирекмәннәре һәм Бүздәк авыл хуҗалыгы колледжының Языково авылындагы филиалы һәм район үзәге урта мәктәбе ирекмәннәре Бөек Ватан сугышы ветераннары Поповнина Валентина Ильинична, Крыкля Сергей Степанович һәм Абдулов Закир Вәлиулла улы белән очрашты.

Егетләр-кызлар аларга Языково урта мәктәбе ирекмәннәре язган “Җиңү хатлары”н һәм Садртдиновлар гаиләсе (Faberlic компаниясе), Д.Юнысова, Н.Гобәйдуллин һәм Д.Мәһадиев әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Ветераннар ирекмәннәргә авыр балачак еллары, сугыш һәм аннан соңгы тормыш юллары турында сөйләде.
Аларның язмышы яшьләрдә зур тәэсир калдырды. Һәр очрашу турында җентекләп язып район гәзитенә мәкалә тапшырдылар, без аларны киләчәктә мотлак бастырачакбыз.
Ирекмәнлек хәрәкәте эше бу юнәлештә артабан да дәвам итәчәк, ә егетләр һәм кызлар Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы белән дә очрашырга тырышачак.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: