Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
6 март 2018, 19:17

Ягез әле, кыю һәм көчле егетләр

Языково мәктәбе базасында ОБЖ укытучылары-оештыручыларның “Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү” темасына район семинары үтте, аның кысаларында берничә чара оештырылды. Өлкән класста укучы егетләрнең Ватанны саклаучылар көненә һәм мәктәпнең хәрби җитәкчесе Барый Кәрим улы Гыйльметдиновның якты истәлегенә багышланган “Ягез әле, егетләр!” хәрби-спорт ярышлары аеруча чагу һәм мавыктыргыч булды.

Языково мәктәбе базасында ОБЖ укытучылары-оештыручыларның “Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү” темасына район семинары үтте, аның кысаларында берничә чара оештырылды. Өлкән класста укучы егетләрнең Ватанны саклаучылар көненә һәм мәктәпнең хәрби җитәкчесе Барый Кәрим улы Гыйльметдиновның якты истәлегенә багышланган “Ягез әле, егетләр!” хәрби-спорт ярышлары аеруча чагу һәм мавыктыргыч булды.
Һәр үсмер өчен хәрби форма кияр һәм беразга гына булса да үзен солдат итеп хис итәр көн җитә. Моңа әзерлек берничә ай алдан башланды. Һәр хәрәкәт йөзәр тапкыр кабатлангач, сценарий язылып беткәч, зал тамашачылар белән тулгач, импровизацияләнгән плацка тәҗрибәле наставник-укытучы Александр Павлович Панарин җитәкчелегендә чын хәрбиләрчә адымнар белән чибәр, көчле, дәрт-дәрманнары ташып торган егетләр, 10-11 класс укучылары чыкты.
Языково урта мәктәбе директоры Илшат Фәнил улы Вәсимов та җыелучыларга шундый ук тантаналы шартларда мөрәҗәгать итте. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлады һәм ярышларда уңышлар теләде. Жюри составында тормыш юлы яшьләргә үрнәк булырлык хөрмәтле, абруйлы кешеләр иде, болар — Барый Кәрим улының тол хатыны, ветеран укытучы Римма Арслан кызы Гыльметдинова, хезмәт ветераны Борис Михайлович Лынник, запастагы подполковник Рәмил Тимербай улы Хисмәтуллин, Әфганстан ветераны Радик Рафаил улы Вахитов, район хәрби комиссары ярдәмчесе Юрий Васильевич Павленко, районның ветераннар советы рәисе Рим Мәгафүр улы Баһаутдинов, мәгариф бүлеге методисты Фәнит Миңнеәхмәт улы Фәрхетдинов, запастагы майор Марат Мамалим улы Шәяхмәтов.
2001 елда туган егетләр бу көнне хәрби хезмәткә чакырылучы гражданин таныклыгы алды, аннан соң ярышлар башланды.
Төрле киртәләрне үтү егетләр өчен зур сынауга әйләнде. Монда алар колга аякларда йөрергә, винтовкадан чәпкә тидерергә, кулларда күтәрелергә, Калашников автоматын сүтеп җыярга, баскетбол кулчасына туп кертергә һәм эстафетаны чираттагы катнашучыга тапшырырга тиеш иде. Барысын да секундлар хәл итте. Бу биремне 11 “Б” классы командасы барыннан да тизрәк — 6 минут 21 секундта башкарды. Иҗади конкурска өч команда да җитди караган. Класс җитәкчеләре О.Шәңгәрәева, Р.Азнабаева, Н.Зуйкова, А.Рафикова ярдәмендә соклангыч художество композицияләре әзерләгәннәр, алар җыр-моңга да, биюләргә дә, нәфис сүзгә дә бай булды. Егетләр моннан 73 ел элек булган вакыйгаларны сәхнәләштерде, солдат тормышының кырыс якларын, күңелле ял минутларын күрсәтте. Бу конкурста егетләрнең классташ кызлары аларга ярдәмгә килде, тамашачылар командаларны дәртләндереп торды, бер сүз белән, барысы бер гаиләгә әйләнде. Мәктәптә тәрбия эшенең яхшы оештырылуы күренеп тора. Егетләр патриотик җырларны, шигырьләрне беләләр, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтәләр. Командирлар конкурсы җитте. Морат Хәсәнов, Вадим Александров, Михаил Федоров үзләренең югары әзерлекле булуын күрсәтте, аларның һәркайсы җиңүче исеменә лаек иде. Гер күтәрүдә, Калашников автоматын сүтеп җыюда көч сынаштылар. 2 секунд барысын да хәл итте һәм 10 класслар командиры Михаил Федоровка җиңү китерде. Аркан тартышу соңгы сынау булды.
Барлык биремнәр һәм сынаулар да артта калгач, җанатарлар тынычлангач, судьялар иң мөһимен — җиңүче команданы игълан итте. Секундомер төймәсе бу көнне 11 “Б” классы егетләренең иң җитезе икәнлегендә шик калдырмады, 11 “А” , 10 класслар икенче урынны бүлеште. Булачак Ватанны саклаучыларның югары физик әзерлек дәлиле буларак, спорт җиңүләре атрибутлары үз геройларын тапты.
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: