Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
1 март 2018, 17:29

Яхшы традицияләр тергезелә

17 февральдә чагу спорт бәйрәме — авыл биләмәләре командалары арасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган “Хезмәт һәм оборонага әзермен” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестиваленең тәүге этабы үтте.

17 февральдә чагу спорт бәйрәме — авыл биләмәләре командалары арасында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган “Хезмәт һәм оборонага әзермен” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестиваленең тәүге этабы үтте.
Благоварлыларның комсомолларча дәрт белән ГТО нормаларын тапшыруга керешүен күз алдына китерүе авыр түгел. Бәйрәм аларның күңелләрендә романтика, иҗади хезмәт энтузиазмы һәм матур киләчәк төзү теләге белән сугарылган комсомол яшьлеге белән бәйле хатирәләрне яңартты. Спорт фестивален ВЛКСМның 100 еллыгы билгесе астында үткәрү уен оештыручылар үзләре тәкъдим итте. Чөнки катнашучыларның күбесе — элекке комсомоллар. Иң өлкәненә — 68 яшь. Шуңа карамастан, ул чаңгы ярышында яшьләрдән калышмады, хәтта узып та китте һәм үз яшь категориясендә өченче урынга лаек булды. Ә хәзер боларның барысы турында да җентекләбрәк.
Чараны район хакимияте, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе каршындагы ГТО үзәге һәм комсомол хәрәкәте ветераннары оештырды. ДЮСШ директоры һәм ГТОның тест үтү үзәге баш судьясы Илгиз Халиков әйтүенчә, район фестивален үткәрүнең максаты — ГТО комплексын популярлаштыру һәм өлкән яшьтәгеләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, чаңгы ярышы — аның тәүге этабы. Без ватан спортының иң яхшы традицияләрен тергезергә телибез. Фестивальнең 11 команданы берләштерүе дә зур әһәмияткә ия: сигез авыл биләмәсе белән бергә командалар парадына район дәваханәсе, Языково урта мәктәбе һәм кошчылык заводы хезмәткәрләре дә чыкты, җәмгысы 64 кеше гариза бирде. Ни кызганыч, бөтен оешмалардан да спорт командалары булмады, гәрчә барлык төп предприятиеләр чакырылган булса да. Һәр авыл биләмәсенә берничә команда алып килү хокукы бирелгән иде. Артабангы этапта Өйдрәкбаш, Каргалы, Ямакай, Дмитриевка, Троицкий, Кашкалаша, Таң авыл биләмәләреннән дә командалар булыр, дип ышанабыз.
Чаңгы трассасын Кармасан бозында салдык. Мәйдан уртасына ВЛКСМның юбилейлы датасына багышланган зур чагу баннер урнаштырдык, ул благоварлылар бу көнне багышлаган җиңүләрнең мөһимлеген аеруча ассызыклап торды. Якташларының ярышуын карарга район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов та килде.
Оештыручылар чараны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен бар тырышлыгын салды. “Благовар” кулланучылар җәмгыятенең күчмә сәүдә лавкасы эшләде, анда кайнар чәй эчәргә мөмкин иде, чаңгы ярышында катнашучыларның сәламәтлек торышын ашыгыч ярдәм бригадасы күзәтте, тәртип сакчылары ярышлар барган урында иминлекне тәэмин итте.
Яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге начальнигы Азат Мофазалов тавыш көчәйткеч аша ярыш барышы белән таныштырып торды, ә ГТОның тест үтү үзәге администраторы Ольга Поздеева һәм спорт мәктәбенең башка хезмәткәрләре бу вакытта чаңгычыларның нәтиҗәләрен теркәде.
Мирный һәм Языково авыл биләмәләре башлыклары Г.Насыйрова белән Р.Еникеев үзләре дә чаңгыга басып һәм ярышта катнашып, башкаларга матур үрнәк күрсәтте.
Җиңүчеләргә — бүләкләр
Фестиваль нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны — Языково, икенче урынны — Күчәрбай авыл Советы, өченче урынны Языково урта мәктәбе спортчылары яулады. ГТО нормаларын тапшыруда В.Греханова, В.Якуба, Г.Насыйрова, В.Котов, О.Баязитова, И.Исламов, А.Абдрахманова, Ф.Гарипов иң яхшылары дип табылды. Командаларга – кубоклар, ә шәхси беренчелектә җиңүчеләргә приз һәм Почет грамоталары тапшырылды. Комсомол ветераннары да приз әзерләгән иде, алар иң яшь һәм иң өлкән катнашучыны бүләкләде.
Районда яшәүчеләрнең спортка омтыла башлавын күрү күңелле. Спорт яшь буенча да, холык-фигыле, башкарган эше белән дә аерылып торган кешеләрне зур бер гаиләгә берләштерде, анда яман гадәтләргә урын юк, биредә һәркем милләт сәламәтлеге өчен җаваплылык тоя. Алда фестивальнең янә ике этабы, алар язын һәм җәен үтәчәк. Сәламәт яшәү рәвеше тормышларының аерылгысыз өлешенә әйләнгән якташларыбызны спортчылар сафына басарга чакырабыз.
Ирина МАКСИМОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: