Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
14 февраль 2018, 14:19

Тарихта эз калдырыгыз!

РФ Президентын сайлар алдыннан Гомумрусия халык фронты Русиянең Хәзерге заман тарихы музее белән берлектә “Рус медиатөркеме” ярдәмендә сайлау темасына иң яхшы плакат эшләү буенча “Сайлау көне” конкурсы үткәрә.

РФ Президентын сайлар алдыннан Гомумрусия халык фронты Русиянең Хәзерге заман тарихы музее белән берлектә “Рус медиатөркеме” ярдәмендә сайлау темасына иң яхшы плакат эшләү буенча “Сайлау көне” конкурсы үткәрә. Анда, ничә яшьтә булуына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Иң яхшы эшләр Русиянең Хәзерге заман тарихы музеенда күргәзмәгә куелачак, ә авторларына бүләк тапшырылачак һәм Гомумрусия халык фронтының Медиафорумында катнаша алачаклар, шулай да иң мөһиме – тарихта эз калдыру мөмкинлеге.
“Авторлар плакатта һәркемнең сайлауда катнашуының никадәр мөһимлеген күрсәтергә тиеш, — диде Гомумрусия халык фронтының Үзәк штабы рәистәше, Дәүләт думасы вице-спикеры Ольга Тимофеева. — Чөнки без гаиләбезнең, балаларыбызның киләчәген, үзебезнең киләчәкне сайлыйбыз. Шуңа конкурста катнашучылар ватандашларын актив, җаваплы булырга чакырырга тиеш. Ә Русиядә плакат электән бик популяр!”
Конкурска сайлау темасына рәсем тәкъдим ителә, ул анда катнашуның мөһимлеген күрсәтергә һәм 2018 елның 18 мартында Президент сайлау үткәрелүе турында хәбәр итәргә тиеш. Катнашу өчен konkursONF.ru сайтында теркәлергә һәм плакатны җибәрергә кирәк (эшләр 20 февральгә кадәр кабул ителә). Плакатның конкурс шартларына җавап бирү-бирмәвен тикшергәннән соң, аны эксперт советына тапшыралар. Анда 50 эшне сайлап алып сайтка куячаклар. Жюри өч номинация буенча – “Укучылар һәм студентлар”, “Һәвәскәрләр”, “Профессиональ рәссамнәр” – җиңүчеләрне билгеләячәк. Конкурс йомгаклары 1 мартка кадәр мәгълүм булачак.
Читайте нас: