Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
14 февраль 2018, 14:14

Батырлыкка урын һәрчак бар

Соңгы арада телевизорны бик сирәк карарга тырышам. Чөнки зәңгәр экраннардан шулкадәр пычрак “ага”. Әмма һөнәрем буенча журналист буларак, илдә һәм дөньяда барган хәл-вакыйгалардан хәбәрдар булуны үземнең бурычым итеп саныйм.

Соңгы арада телевизорны бик сирәк карарга тырышам. Чөнки зәңгәр экраннардан шулкадәр пычрак “ага”. Әмма һөнәрем буенча журналист буларак, илдә һәм дөньяда барган хәл-вакыйгалардан хәбәрдар булуны үземнең бурычым итеп саныйм. Русия спортчыларының язмышын, безнең солдатларның Сириядә боевикларга каршы сугышуын җаным әрнеп күзәтәм. Һәм менә чираттагы югалту — 3 февральдә Идлиб районында боевиклар Русиянең Су-25 самолетын бәреп төшерде. Очучы Роман Филипов катапульт төймәсенә басып өлгерә, әмма боевиклар аны камап алгач, аларга каршы ут ача. Патроннары беткәч, террорчыларга тереләй бирелмәс өчен граната шартлата... Ул әсирлеккә эләгү, җәзалауларга һәм озайлы, авыр үлемгә караганда шундый үлемне өстен күрә. Хәтта бу да иң мөһиме түгел — дистәләгән боевиклар белән уратып алынган, авыр яраланган, кулына чекасыз граната тоткан Романның үләр алдыннан берничә секунд кала: “Бу сезгә безнең егетләр өчен” дигән сүзләре иң мөһиме. Мөгаен, бүген русиялеләр арасында Романның һәлак булуына кайгырмаган, аның туганнары һәм якыннары өчен борчылмаган бер генә кеше дә юктыр. Без дә аларга кушылып кайгырабыз һәм героебызның батырлыгы белән чиксез горурланабыз! Русия хәрбиләре элекке кебек үк Туган илгә тугрылык һәм батырлык үрнәге булып тора. Заманалар үзгәрә, әмма безнең геройлар үлемсез. Андый кешеләрне җиңеп буламы соң? Һәм безнең малайларга үрнәк алыр, аларга тиңләшер кешеләр бар. Геройның исеме безнең хәтердә мәңге сакланыр...
Сириядә һәлак булган Русия очучысы Роман Филипов тумышы белән Приморье краеннан була һәм Черниговкада хезмәт итә, Русия штурм авиациясендә иң яхшы пилотларның берсе булып исәпләнә. Аның хатыны һәм кечкенә кызы калды. Һәлак булган очучыга үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: