Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
9 февраль 2018, 13:07

Вокаль коллективларны чакырабыз

Хәрби-патриотик тәрбия – дәүләт органнары, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмаларының халыкта югары патриотик аң, Ватанга тугрылык хисе, гражданлык бурычын, Туган ил мәнфәгатьләрен яклау буенча мөһим конституцион бурычларны үтәүгә әзерлек тәрбияләү буенча күппланлы, даими алып барылучы һәм максатка юнәлешле эш.

Озакламый, төгәлрәге, 26 февральдә район учреждениеләре һәм предприятиеләренең вокаль коллективлары арасында “Минем Ватаным” хәрби-патриотик җырлар конкурсы башлана. Чараның максаты – җәмәгатьчелекнең ватан мәдәнияте белән кызыксынуын арттыру, иң яхшы хәрби-патриотик җырларны пропагандалау, күмәк җырлау традицияләрен саклау, Ватан тарихына, Туган илебезне саклаучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Вокаль коллективлары конкурсында һәр оешма, предприятие һәм учреждениедән 5 кешедән (әмма ким түгел) коллектив катнашуы шарт. Һәркайсы 2шәр әсәр башкарырга тиеш. Аларның берсе – берәр музыка коралына кушылып, икенчесе музыка белән яисә ансыз фонограммага башкарыла. Теләсә нинди телдә чыгыш ясарга мөмкин.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә. Тел.8(34747) 2-22-89 (художество җитәкчесе), 2-25-17 (методүзәк). Уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Читайте нас: