Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
9 февраль 2018, 12:35

Республикада Ирекмәннәр елы башланды

3 февральдә Уфа шәһәренең Спорт сарае алдындагы мәйданда Башкортстан Республикасында узган елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ирекмәннәр елы башлануга багышланган бәйрәм концерты үтте.

3 февральдә Уфа шәһәренең Спорт сарае алдындагы мәйданда Башкортстан Республикасында узган елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән Ирекмәннәр елы башлануга багышланган бәйрәм концерты үтте. Чарада катнашучылар арасында республика шәһәр-районнарыннан волонтерлар, укучылар һәм студентлар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары һ.б. бар иде. Бәйрәмдә катнашучыларның саны көтелгәннән дә артты һәм җиде меңнән артык кеше тәшкил итте. Алар өчен республиканың данлыклы иҗат коллективлары, башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады.
Ирекмәннәрне бу мөһим вакыйга уңаеннан тәбрикләргә күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясмәннәр, билгеле музыкантлар килде, алар арасында РФ Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин да бар иде. Ул күптән түгел ирекмәннәр сафына аяк баскан егет-кызларга шәхси волонтерлык таныклыклары — ирекмәнлек хәрәкәтенең теләсә кайсы активисты өчен мөһим документ тапшырды. Шулай ук республика, бөтенрусия һәм халыкара чараларда үзләрен күрсәткән ирекмәннәр билгеләнде.
Кичкә табан Башкортстан Республикасында Ирекмәннәр елын ачуга багышланган чаралар башкаланың “МЕГА” сәүдә үзәгендә дәвам итте. Җыелучыларны Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов котлады. Бәйрәмнең почетлы кунаклары арасында Русия Федерациясе Дәүләт думасы, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, төбәкнең Җәмәгать палатасы вәкилләре бар иде.
Безнең районнан чараларда волонтерлар Марина һәм Радмила Карагузиналар, Камила Гарифуллина, Алла Кузнецова һәм Благовар муниципаль район Советы депутаты Нурлан Ганиев катнашты.
Читайте нас: