Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
9 февраль 2018, 13:05

Өч буын очрашуы

31 гыйнварда Языково урта мәктәбендә отставкадагы полиция подполковнигы, мәгълүм мәктәпне тәмамлаучы Алик Камалетдинов югары класс укучылары белән очрашты.

31 гыйнварда Языково урта мәктәбендә отставкадагы полиция подполковнигы, мәгълүм мәктәпне тәмамлаучы Алик Камалетдинов югары класс укучылары белән очрашты.
Алик Финзир улы Уфадан очрашуга үзе генә түгел, ә улы, Советлар Союзы Герое А.К.Серов исемендәге Краснодар югары хәрби авиация очучылар училищесы студенты Эдуард белән кайткан иде. Алар укучыларга Ватанны саклау юлын ничек сайлаулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Чараны оештыручы — мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Александр Павлович Панарин укучыларга моннан берничә ел элек, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының СОБР отрядында хезмәт иткән вакытта Алик Финзир улының хәрби коралларның яңа үрнәкләрен күрсәтергә алып кайтуы турында исләренә төшерде.
1992 елда Языково мәктәбен тәмамлагач, ул Ерак Көнчыгыш югары гомумгаскәр команда училищесына укырга керә. Аны 1996 елда уңышлы тәмамлаганнан соң Төньяк флотның аерым 61нче диңгез пехотасы бригадасының 876нчы аерым десант-һөҗүм батальонында төрле команда вазыйфаларында хезмәт итә. 2000 елда СОБРга күчә, 2015 елда подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга. Диңгез пехотасында һәм махсус тәгаенләнештәге отрядта хезмәт итү елларында 10 мәртәбә Чечня һәм Дагыстанда хәрби-хезмәт командировкаларында була. Бүген дә ул җәмәгать эшчәнлеге һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара. I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденына, ике “Батырлык өчен” медале һәм ведомство, юбилей бүләкләренә ия.
Кадровый офицерлар династиясен улы дәвам итә. Эдуард былтыр физика-математика лицеен медальгә тәмамлаган, аның өчен бик күп югары уку йортларының ишекләре ачык була, әмма зәңгәр күк турында хыялы аны хәрби авиация училищесына укырга керергә мәҗбүр итә. Укырга керү сынауларының дүрт этабын да уңышлы үтеп, ул максатына ирешә. Гыйнварда 15 көнлек отпускасында безнең мәктәпкә килергә дә вакыт тапкан. Ул укырга керү өчен әзерлекне нәрсәдән башларга кирәклеге турында сөйләде, училищеда ничек хәрби очучы булырга өйрәтүләре турында видеоролик күрсәтте. “В бой идут одни старики” киносындагы төп герой прототибы — мәгълүм училищены тәмамлаучы, ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган В.И.Попков икән. Уку йортын тәмамлаучы янә бер кеше, Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Г.У.Дольниковның язмышы да М.Шолоховның “Судьба человека” повестендә чагылыш тапкан.
— Тәүге мәлдә туган йорттан читтә яшәве авыррак булгандыр, мөгаен? — дип сорыйм Эдуардтан.
— Иң мөһиме, алдыңа куйган максатыңа ирешү өчен рухи яктан әзер булу һәм ничек өйрәтәләр, шулай эшләү. Әтием дә, картәтием дә — офицерлар, мин кечкенәдән тормышта барысы да җиңел булырга тиеш түгеллеген, беркайчан да бирешмскә кирәклеген аңлап үстем. Шунысын яхшы беләм — мин очучы булачакмын һәм максатыма ирешәчәкмен!
Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: