Барлык яңалыклар
Патриотик тәрбия
2 ноябрь 2017, 12:06

Күңелләргә изгелек орлыгы чәчә

Журналист маршрутларында яхшысын да, яманын да очратырга туры килә. Кайчак кешеләр бөтенләй икенче яктан ачыла, үз сүзләреннән баш тарта, хәтта безнең мәкаләләргә үпкә белдергәннәре дә бар араларында. Әмма шундый очракларга куанычлы җавап булып изге күңелле, яктылык бөркеп торучы кешеләр белән очрашулар килә. Алар — намус, пакьлек, тәрбия-инсаф өлгесе...

Андрей Васильевич — республиканың ветераннар советы әгъзасы, “Русия почтасы” ФДУП филиалы — БР Федераль почта хезмәте идарәсе ветераннарының тармак советы рәисе, “Иң яхшы хат язу дәресе” Бөтерусия конкурсының төбәк этабы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2016-2020 елларда “Ветеранга хат” республика акциясенең жюри әгъзасы. Ул, колхозда эшләвен һәм армия хезмәтен исәпкә алсак, 77 ел хезмәт стажына ия тыл эшчәне. Эш шунда, ветеран оешмасын җитәкләп, Андрей Васильевич җәмәгать пропаганда, ирекмәнлек һәм тәрбия эшчәнлегенә чума. Бу өлкәдә ул шулкадәр уңыш казана ки, хәтта “Хат язу дәресләре белән бергә Батырлык дәресләре” дип аталган шәхси проект булдыра. Аны Уфаның һәм республиканың берничә шәһәре һәм районы мәгариф учреждениеләрендә уңышлы гамәлгә ашырды. Проект авторы, 2016 елда ветераннарның шәһәр советы конкурсында “Иң яхшы пропагандист” номинациясендә җиңеп, дан казанды, ә быел төбәк проектын презентацияләгәне өчен көмеш ирекмәннәрнең икенче Бөтенрусия форумында икенче урынны алды.
“Шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен җәмәгатьчелек тануы” номинациясендә “Башкала байлыгы” премиясе лауреаты, Башкортстанның почта элемтәсе мастеры, “Русия патриоты” медале кавалеры А.В.Ширяев “Хат язу дәресләре белән бергә Батырлык дәресләре”нең алып баручысы-лекторы булып тора һәм республика буйлап сәяхәт итә. Һәм шул рәвешле ул безнең ерак Троицкий авылына да килеп чыга...
Аның балаларга һәм укытучыларга Бөек Ватан, Курск сугышы турында ничек бирелеп сөйләвен күрергә кирәк. Шул ук вакытта лектор саннар яудыра, сирәк очрый торган фактларны телгә ала, шул исәптән Юрий Смирнов, Виктор Ясеневич, Алексей Маресьев, Мансур Абдуллин, Муса Гәрәев, 112 Башкорт кавалерия дивизиясендә катнашучыларның тормышлары, фронтовик хезмәттәше турында да ул шигъри юллар аша бәян итте.
Мондый дәресләрнең төп асылы — тамырларыңны, тарихны яхшырак белү. Алар 1995 елның 13 мартында кабул ителгән “Русиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында” 32 санлы Федераль закондагы исемлеккә ярашлы темаларны сайлап алуга юнәлтелгән инновацион, ветераннар һәм яшьләр катнашлыгындагы күмәк чаралар буларак билгеләнә.
Бу очракта хәтта без, өлкәннәр дә үзебез өчен бик күп нәрсә белдек, Бөек Ватан сугышының моңа кадәр билгеле булмаган битләрен ачтык. Залда шулкадәр тыныч иде ки, хәтта укучыларның шулай тын утыра алуына гаҗәпләнеп калдык. Батырлык дәресендә катнашучы — ветераннарның район советы рәисе Р.М.Баһаутдинов өлкән хезмәттәшенең бәяләп беткесез тәҗрибәсен игътибарга алды. Элемтәче ветеран тәкъдим иткән материаллар нигезендә Рим Мәгафур улы данлыклы якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое А.Ш.Дәүләткулова турында кызыклы мәкалә әзерли.
Андрей Васильевич чыгышында үз эшенең асылын ачып биргән мәкаль-әйтемнәрне еш кулланды: “Изгелек җирдә ятып калмас”, “Яхшы күңелле кеше кояшка тиң”, “Игелек итә алмасаң, яманлык кылма” һ.б.
Батырлык дәресе ахырында “Иң яхшы язу дәресе” Бөтенрусия конкурсы дипломанты — “Бәхетле гаилә рецепты” номинациясендә җиңү яулаган 9 класс укучысы Елена Петрованы бүләкләделәр. Аңа — бүләк җыелмасы, “Классный журнал” гәзитенә язылу абонементы, ә мәктәпкә рәсемле китап тапшырдылар. А.В.Ширяев намуслы хезмәте һәм призер укучыны әзерләгәне өчен филолог С.З.Хәмидуллинага да ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Үз чиратында, ул һәм педагогик хезмәт ветераны Л.Т.Морозова илебезнең үткәне турында эчтәлекле һәм позитив әңгәмә өчен кунакка рәхмәт белдерде һәм лекторга сәламәтлек, озын гомер теләде.
Тыңлаучылар алдында бер сәгатьтән артык чыгыш ясаганнан соң да Ширяев арымаган иде, капка алдында торган машинасына утырып, почта цехы буенча хезмәттәшенә бүләк тапшыру өчен Бүздәккә юл тотты. Әгәр юлда бу мөлаем, акыллы карашлы, соргылт-зәңгәр күзле кешене очратсагыз, аңа баш иеп, сәламләгез, һәм моңардан аның да, сезнең дә күңелегезгә рәхәтлек тулыр...
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: