Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
20 март 2021, 10:13

ДҮРТӨЙЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ – ФИНАЛДА!

Санкт-Петербургта “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе – “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының финалы старт алды.

Конкурс Русиянең Мәгариф министрлыгы ярдәме белән “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурс үз эшләрендә заманча алымнар кулланырга әзер булган укытучылар командаларын алга этәрүгә һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
"Финалга 39 мең катнашучыдан 99 команда чыкты – Русиянең 44 төбәгеннән 296 укытучы. Ягъни, финалда бер урынга 132 кеше дәгъва итте. Финалчылар саны буенча Санкт-Петербург лидер булды.Шулай ук беренче бишлеккә Кемерово өлкәсе, Чечен Республикасы, Свердловск өлкәсе һәм Ставрополь крае керде. Финалчылар командалары арасында тәҗрибәле укытучылар гына түгел, хәтта берничә буын педагоглар да, яшьләр дә бар”, – дип сөйләде “Русия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Комиссаров.
Финалчыларга өч конкурс сынавын узарга туры киләчәк: дисциплинарара дәрес, тәрбия чарасы һәм спикерлар сыйфатында конференциядә катнашу.
"Финалчылар арасында башлангыч сыйныфлар, урыс теле һәм әдәбияты, математика, шулай ук география укытучылары күп. 50гә якын педагогның яше 30дан өлкәнрәк түгел, аларның күпчелеге – 31дән 55 яшькә кадәр, ә 12 укытучы – 56дан 70 яшькә кадәр. Финалчылар арасында күпчелек хатын-кызлар – 85 процент”, — дип ачыклык кертте Алексей Комиссаров.
Санкт-Петербургта үткән финалда Русиянең барлык округларыннан педагоглар командалары җыелды. Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел буе, Төньяк-Көнбатыш һәм Көньяк федераль округлардан 12шәр команда, Төньяк Кавказдан – 13 команда, ә Үзәк федераль округтан – 14 финалчы командасы чыгыш ясаячак.
“Киләчәк укытучысы” конкурсының финалчылары арасында Дүртөйле шәһәренең 2нче лицееннән да катнашалар (алар: Гыйлемҗанова Альбина Рәшит кызы, Нуртдинова Эльвира Гали кызы, Шәйхетдинова Ольга Дмитриевна).
“Мин шуны аңладым: үз казаныңда гына кайнарга кирәкми, тәҗрибәң белән уртаклашырга һәм иң мөһиме – башка коллегелар белән хезмәттәшлек итә белергә, аралашу нокталарын һәм файдалы мизгелләр табарга кирәк. Без бай тәҗрибә алдык. Хезмәттәшләремә “Киләчәк укытучысы” бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәм. Финал сынауларында без үзебезне лаеклы күрсәтербез дип өметләнәм”, – дип сөйләгән команда лидеры Альбина Гыйлемҗанова.
Читайте нас: