Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
2 февраль 2021, 18:16

Яшәгән җиребез чиста булсын!

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында кабул ителгән "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында каты көнкүреш калдыкларын җыю, эшкәртү һәм үтилләштерүгә аерым игътибар бирелә.

Туймазыда каты көнкүреш калдыклары полигонында чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзелеше тәмамланып килә.
Хәзерге вакытта предприятиедә сортларга аеру җиһазларын монтажлауга әзерләнәләр.
Комплекс ел саен 100 мең тонна калдык эшкәртүгә исәпләнгән. Аның төзелешенә һәм җиһазланышына кертелгән акчаларның гомум күләме якынча 140 миллион сум тәшкил итә.
"Якын арада Ротор һәм Магнит сепараторлары, автомат канал пресслары, тасмалы, реверсив, бирүче һәм сортировкалау транспортерлары, шулай ук комплекс белән идарә итү системасы урнаштырылачак", — ди 4нче зонада төбәк операторы булган "Экология Т" җәмгыяте директоры Илнур Шакиров.
Хәзерге вакытта республиканың чүп-чарны сортларга аеру комплексларына ихтыяҗы 10 берәмлек дип бәяләнә. Республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда сортировкалау аша калдыкларның 26 проценты гына үткән. Чүпне үтилләштерү өлеше 50 процент тәшкил итәргә тиеш, бу җыелган калдыкларның яртысыннан артыгы күмелмәсен өчен кирәк. Узган елда каты көнкүреш калдыкларының нибары 2 проценты гына үтилләштерелгән.
Экология министрлыгында аңлатуларынча, калдыкларны сортировкалау инфраструктурасын үстерү буенча төбәк операторларының мөмкинлекләре әлегә чикле, чөнки чүпне чыгару өчен гамәлдәге түләү башта расланган тарифлардан түбәнрәк. Хәл Башкортстанда эшләүче төбәк операторларының тарифларын индексацияләгәннән соң үзгәрергә тиеш. Өстәмә акчалар хисабына 2023 елга төбәктә коммуналь калдыкларны сортировкалау буенча тагын 3 объект төзү планлаштырыла.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: