Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
21 гыйнвар 2021, 16:05

Осталар һәм чәмлеләр, бу сезнең өчен!

Башкортстан осталарының эшләнмәләре "Осталар ярминкәсе" дип аталган эре электрон платформада тәкъдим ителәчәк.

Республиканың Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгының Халык-промысел һөнәрчеләре үзәге осталардан һәм кәсепчеләрдән «Осталар ярминкәсе» платформасында эшләнмәләр урнаштыру һәм аларны алга этәрү буенча дәүләт ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул итүе турында белдерә.
«Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты белән республиканың Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыгы ярдәм тәкъдим итә. Проектның максаты - Башкортстан һөнәрчеләре товарларын һәм хезмәтләрен яңа базарларга чыгару һәм популярлаштыру.
100 меңнән артык һөнәрче уникаль эшләнмәләрен «Осталар ярминкәсе» платформасы аша сата. Ул Русия экспорт үзәге версиясе буенча 10 төп маркетплейс топ-унлыкка керә һәм handmade осталары, Русия брендлары һәм дизайнер әйберләрен бәяләүчеләр өчен иң зур D2C-платформа булып тора. Платформага ай саны 8 миллион потенциаль сатып алучы мөрәҗәгать итә.
Әгәр сез һөнәрчелек һәм аутентик продукция җитештерәсез икән, эшләрегез «Осталар ярминкәсе» электрон сәүдә мәйданчыгында тәкъдим ителергә һәм гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Гаризалар 2021 елның 1 февраленә кадәр электрон почта аша кабул ителә. Адресы - [email protected], операторның контакт мәгълүматлары: 8(347) 292-77-45.
Белешмә өчен телефон: 8 (347) 224-99-99, өстәмә 301.
Фото: Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Читайте нас: