Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
20 гыйнвар 2021, 00:11

Яңа китапханә яңа мөмкинлекләр ача!

Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы елда тагын берничә районда яңа буын китапханәләре булачак.

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елда яңа буын китапханәләре төзүгә Русия Федерациясе субъектларын өстәмә сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.
Конкурста җиңүчеләр арасында Караидел һәм Учалы районнары үзәк район китапханәләре бар. Алар федераль һәм республика бюджетларыннан 15әр миллион сум акча алачак.
Бу акчалар китап фондын яңартуга, мультимедиа җиһазлары сатып алуга, китап укучылар өчен уңайлы мохит булдыруга, китапханә белгечләрен укытуга, шулай ук әлеге учреждениеләрдә нәтиҗәле идарә модельләрен кертүгә юнәлтеләчәк.
Фото: ufa.rbc.ru
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: