Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
20 гыйнвар 2021, 00:14

"Яңа ФАП ачылуга бик шатбыз!"

Зилаер районының Сидоровка авылында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңа ФАП ачылды.

Авылда 184 кеше яши, нигездә – өлкән буын кешеләре. Элек табиблар ярдәме белән аларга авылдан ун километрда урнашкан Матрай табиблык амбулаториясенә, яки тагын да ераграк үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Хәзер Сидоровкада кирәкле эш кораллары һәм җиһазлар белән комплектландырылган җылы, заманча ФАП бар. Биредә урындагы фельдшер гына түгел, табибларның мобиль бригадалары да кабул итәчәк.
Биредә яшәүче Ләйсән Котыева сүзләренә караганда, яңа ФАП авыл өчен көтеп алынган бүләк булган.
- Яңа ФАП ачылуга бик шатбыз. Хәзер безнең авылда заманча, ә иң мөһиме - җылы һәм уңайлы ФАП барлыкка килде. Барлык авыл халкы исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм!
Фото: mgazeta.com
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: