Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
20 гыйнвар 2021, 16:05

Эшкуарларга - яңа мөмкинлекләр

Башкортстанда 80 җитештерү компаниясе эшкуарлык буенча гомумдәүләт проекты кысаларында инжиниринг ярдәме алды.

Башкортстанның Малтабарлыкны үстерү агентлыгының төбәк инжиниринг үзәге Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында тугыз программа буенча эшкуарларга хезмәт күрсәтте.
Узган елда Төбәк инжиниринг үзәгенә 80 кече һәм урта эшкуарлык субъекты мөрәҗәгать итте. Хезмәт күрсәтүне тормышка ашыру өчен алты компания-башкаручы җәлеп ителде.
- Чит ил базарларына чыгу һәм патент алу максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары продукциясен сертификатлаштыру хезмәте иң кирәклесе булып чыкты. Быел да бу юнәлештә актив эшләячәкбез, – дип билгеләп үтте төбәк Инжиниринг үзәге җитәкчесе Радик Шәяхмәтов.
Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән «Либер» җәмгыяте өч яшькә кадәрге балалар өчен уенчыкларга «Уенчыклар хәвефсезлеге турында» сертификат алды. Компания 2019 елдан бирле эшли, табигый чималдан уенчыклар җитештерә. Компаниянең өстенлеге шунда ки, продукцияне эшләүдә психология һәм коррекция педагогикасы өлкәсендә эшләүче белгечләр катнаша, шулай ук предприятие шәхси заказлар буенча уенчыклар булдыра.
«Технодизель» җәмгыяте «Машиналарның һәм җайланмаларның иминлеге турында» сертификат алган. Эшчәнлекнең төп юнәлеше - нефть-газ сервисы, нефть-газ промыселы җиһазларын җитештерү һәм китерү. Мәйданы 3000 квадрат метр һәм 1 гектардан артык территория булган үз җитештерү базасы заказчының үз сызымнары буенча эре габаритлы металл конструкцияләр ясау мөмкинлеген күз уңында тота.
Быел да төбәк Инжиниринг үзәге түбәндәге хезмәтләрне күрсәтүне дәвам итәчәк:
- аудитлар үткәрү: техник, финанс яки идарә итү;
- технологик әзерлек индексын билгеләү;
- җитештерү белән техник идарә итү, җитештерү процессларының/проектларның үзкыйммәтен киметү, үлчәүләр һәм сынаулар үткәрү, монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре, җиһазларны эксплуатацияләү, персоналны укыту, технологик процессларны оптимальләштерү, җитештерүне оештыру һәм үстерү өлкәсендә проект белән идарә итү һәм консалтинг мәсьәләләре буенча техник карарлар эшләү һәм консультация бирү;
- Русия һәм халыкара базарларда продукциянең (товарларның, хезмәт күрсәтүләрнең) яңа төрләрен таныту һәм маркетинг хезмәтләре алуда ярдәм итү;
- патент тикшеренүләре үткәрүдә ярдәм итү;
- җитештерүне модернизацияләү, техник яктан яңадан коралландыру һәм (яки) үстерү программаларын эшләүдә ярдәм итү;
- рөхсәт документларын алуда ярдәм итү;
-бизнес-планнар, техник биремнәр, техник-икътисади нигезләмәләр эшләү;
- партнерлык программаларына һәм "үстерү" чараларына кертү өчен кече һәм урта җитештерү предприятиеләрен ачыклау һәм квалификация ягыннан бәяләү, аның нәтиҗәләре буенча эшкуарлар финанс, милек, мәгълүмати, маркетинг ярдәмен, шул исәптән лизинг, ташламалы кредитлау, сертификатлаштыру һәм башка ярдәм.
Дәүләт ярдәме алу өчен эшкуарлык субъектларыннан гаризалар кабул итү турында игъланнар төбәк Инжиниринг үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылачак www.центринжиниринга.рф Белешмә өчен телефон: 8 (347)224-99-99.
Фото: Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Читайте нас: