Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
6 гыйнвар 2021, 22:31

Заманча технологияләр сәнгатькә дә кирәк!

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Балакатай районының Балалар сәнгать мәктәбенә ел дәвамында 194 укыту-методик материаллары кайтарылды.

Методик уку-укыту кулланмалары, ноталар әдәбияты, дидактик таблицалар, теория һәм сольфеджио, музыка әдәбияты, хореография буенча материаллар, чит илләр һәм Русия композиторлары портретлары – барлык материаллар да мәктәп өчен бик кирәк. Уку кулланмаларының күпчелеге DVD диск белән комплектта, бу өйрәнелүче материалны күрсәтү мөмкинлеге дә бирә.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлфирә Минһаҗева әйтүенчә, балаларга интерактив пособиеләр бик ошый, алар уку процессында актив катнаша. Директор заманча инновацион технологияләрнең әһәмиятен аеруча билгели, алар укучыларга материалны җиңелрәк аңларга ярдәм итә.
Чыгынык: kiziltan.ru
Читайте нас: