Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
6 гыйнвар 2021, 22:33

Уңайлы шартларда эшләү – шатлык!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп яңа ФАПлар ачылды һәм ачылуын дәвам итә.

Мәсәлән, Кырмыскалы районының Атҗитәр авылында да яңа заманча фельдшер-акушерлык пунктын төзү ахырына якынлаша.
Яңа медицина объекты өлкәннәргә һәм балаларга беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен тәгаенләнгән. Бик тиздән бу авылда яшәче 500гә якын кеше заманча, уңайлы һәм җылы бинада медицина ярдәме алачак.
Фельдшер Фәнилә Батталова да авыл кешеләре белән бергә төзелеш эшләре тәмамлануын көтә. Ул үз һөнәрен бик ярата, ә уңайлы шартларда эшләү икеләтә шатлыклы. Фәнилә Рәмил кызы “Авыл фельдшеры” программасында катнашып, авылга Уфадан 2019 елда кайткан.
Бүгенгә төп төзелеш эшләре тәмамланган – су, канализация үткәрелгән, территория төзекләндерелгән һәм коймалап алынган. Шушы көннәрдә электр тоташтырылачак, кирәкле җиһазлар кайтачак.
Моңа кадәр авыл халкы медицина ярдәмен элекке балалар бакчасы бинасында алды. Ул соңыннан авария хәлендә дип танылды.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: