Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
6 гыйнвар 2021, 22:29

Кырмыскалыга медицина җиһазлары кайтарылды

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында “Сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” төбәк программасы тормышка ашырыла.

Программа кысаларында шушы көннәрдә Кырмыскалы үзәк район дәваханәсенә электрон чират системасы өчен җиһаз кайтарылды. Ул белгечләргә чират агымнары белән идарә итү процессын оптимальләштерергә һәм пациентларны хезмәтләндерүне көтү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук проект кысаларында әсбаплары белән механик инсуффлятор-аспиратор да кайтарылды. Бу аппарат хирургия бүлеге табибларына медицина ярдәме күрсәткәндә кирәк.
Поликлиниканың стоматология кабинетына өч яңа заманча стоматология корылмалары урнаштырылган. Алар киң спектрдагы стоматология процедураларын күрсәтү өчен барлык кирәкле әсбапларга ия.
Читайте нас: