Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
5 гыйнвар 2021, 13:33

Укучыларның туклануына игътибар арта

“Русия электрон мәктәбе” платформасында сәламәт һәм баланслы туклануга багышланган дәрес үткәрелә башлый.

Программа “Демография” гомумдәүләт проектының “Сәламәт туклану” проекты кысаларында тормышка ашырыла. Видеосюжетлар форматындагы дәрес коммерцияле булмаган “Гомумдәүләт өстенлекләре” автоном оешмасы тарафыннан “Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәге” клиникасы, “Роспотребнадзор” һәм “Просвещение” компанияләр төркеме белән берлектә эшләнгән.

Дәреснең максаты — укучыларга туклану режимының һәм рационының нәрсә икәнлеген, аларны ни өчен үтәү мөһим булуын, кешегә кирәкле азык-төлек матдәләре исемлеген, шулай ук теге яки бу продуктларда күпме калория булуын аңлату. Дәрес ахырында барлык укучылар да алган белемнәрен интерактив биремнәр ярдәмендә тикшерә алачак.

“Сәламәт туклану” проектын тормышка ашыру барышында 2024 елга кадәр илнең 80 субъектында 30 миллионнан артык кеше сәламәт һәм баланслы туклану мәсьәләләре буенча белем бирү программаларына җәлеп ителәчәк.
Хәзерге вакытта Русиянең 24 пилот төбәгендә азык-төлек сыйфаты һәм туклану торышы мониторингы алып барыла. Эшләрне тәэмин итү өчен 17 сынау лабораториясе җиһазландырылган. Азык-төлек продукциясенең 12 төркеме тикшерелә.

Фото: socialinform.ru
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: