Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
5 гыйнвар 2021, 13:34

Сабыйлар бакчалы булды!

Дәүләкән шәһәрендә 110 һәм 130 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылды.

Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Балалар бакчалары “Демография” гомумдәүләт проекты һәм Республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында төзелде. Мәктәпкәчә учреждениеләр төзүнең заказчысы – Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе.

Учреждениеләр заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, һәркайсында музыка һәм спорт заллары, уен мәйданчыклары бар, барлык коммуникацияләр үткәрелгән һәм тирә-як территория төзекләндерелгән, мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә шартлар каралган, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Фото: Госкомитет по строительству РБ
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: