Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
5 гыйнвар 2021, 13:25

Башкала юлларын танымый да торырбызмы?

Башкортстанда 2020 елда "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектына ярашлы башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Былтыр Башкортстан башкаласында урам-юл челтәре участокларын норматив халәткә китерү буенча шактый эш башкарылды. Сүз дә юк, юлларны ремонтлау авария очракларын киметергә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Уфа шәһәре территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар саны 94 берәмлек тәшкил итә. Бу, 2019 елдагыга караганда, 7 берәмлеккә кимрәк.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында тузган юл катламнарын тергезү буенча зур эш алып барылды. Аерым алганда, үткән елда гомумдәүләт проекты буенча гомум озынлыгы 20,85 километр булган 22 юл участогы ремонтланды, шулай ук Академик Королев, Архитектура, Ветошников, Дмитрий Донский, Красин, Левитан, Мәҗит Гафури, Новоженов, Нехаев, Степан Злобин һ. б. урамнарның юллары яңартылды.
Моннан тыш, Мостай Кәрим урамына капиталь ремонт тәмамланган. Яңа бордюр ташлары урнаштырылган, юл өслеге җәелгән, кабель линияләре сузылган, тышкы яктырту, дренаж эшләре башкарылган, машиналар йөрү өлешендә люклар алмаштырылган.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: