Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
5 гыйнвар 2021, 13:27

Атлап йөрегез, бәхетле булыгыз!

Республика балалар клиник дәваханәсендә экзоскелет моделе бар.

Аппарат югалтылган хәрәкәтләрне кайтару һәм мускулларның көчен арттыру өчен кулланыла. Ул хәрәкәте чикләнгән балаларга медицина реабилитациясен үтәргә ярдәм итә.
Экзоскелетның балалар моделе Уфаның 17 санлы шәһәр балалар дәваханәсенә дә кайтарылды. Бу мөһим дәвалау объекты ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында барлыкка килде.
- Аппарат балага йөрергә генә ярдәм итеп калмый, ул аңа савыгуга омтылыш, мотивация дә бирә, – ди балалар психоневрология һәм эпилептология Үзәге мөдире Гөлнара Зәбирова. – Бүгенге көнгә дистәдән артык бала экзоскелетта 1нче дәвалану курсы үтте инде.
Беренче дәресләр 1,5-2 сәгать дәвам итә. Аннан соң 15-20 минут дәвамында баланың сәламәтлек торышы күзәтелә. Беренче күнекмәләрдән соң ук нәтиҗәләр күренми әле. Әмма кәефләрендә яхшы якка үзгәреш сизелә. Сәламәтләнергә омтылышлары арта. Аяклары ныгып китә. Сизелерлек нәтиҗәләр экзоскелет ярдәмендә биш курс үткәннән соң булыр дип өметләнәбез.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: