Барлык яңалыклар
Нацпроектлар
5 гыйнвар 2021, 13:30

Агыйдел күпере чуенмы әллә челтери?

Республика башкаласына керү юллары күркәмләнә.

"Күпер төзү бәясе якынча 10,5 миллиард сум, бу республика бюджеты өчен бик күп һәм без бу проектны федераль ярдәмсез башкара алмыйбыз. Бөтенрусия Транспорт атналыгы кысаларында без бу проектны тәкъдим иттек һәм Русия транспорт министрлыгының рөхсәтен алдык. Федераль министрлык аны финанслау ягыннан булышачагын белдерде. Әгәр финанслар бүлеп бирелсә, аның төзелеше, кичекмәстән башланачак ",- ди республиканың транспорт һәм юллар министры Алан Марзаев.
Тапшырылган документлар буенча, яңа күпер аша чыгу өчен дүрт полоса каралган. Аның озынлыгы 1322 метр булачак. Проект берничә этапта тормышка ашырылырга тиеш. Беренче этапта күпер төзелеше һәм Интернациональная белән Комарова урамнарынан керү юллары төзеләчәк. Икенче этап Комарова урамыннан соң 390 метрлы тоннель төзелешен үз эченә алачак. Ике этапны тормышка ашыру өчен дүрт ел вакыт каралган.
Яңа күперләр төзү Владимир Путинның май указларына ярашлы “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: