Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2021, 22:01

Шагыйрәнең таланты югары бәягә лаек

Дүшәмбе, гадәти эш көне булуга карамастан, район Мәдәният сараеның тамаша залы шыгрым тулы иде – анда урындагы шагыйрә Фәнирә Ибраһимованың “Вакытлыча” дип аталган шигырьләр китабының исем туе узды.

Тантана сәбәпчесе шигърият сөючеләргә үзенең шигырьләрен укып ишеттерде, алар музыкаль номерлар һәм ихлас тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Фәнирә Габделхәй кызын “Каләмдәшләр” клубы әгъзалары үзенчәлекле итеп котлады, һәркайсы аңа матур эчтәлекле шигырь багышлады. Ә Гәүһәр Йосыпова үзе иҗат иткән җырларны башкарды. Шагыйрәне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илдар Насыйров; якташыбыз, яшь шагыйрь Нурлан Ганиев, ул Фәнирә Ибраһимовага шулай ук БР Язучылар берлегеннән Рәхмәт хаты тапшырды; үзәк китапханәнең методкабинет җитәкчесе Илмира Токбулатова, Ямакай авыл мәдәният йорты мөдире Айсылу Карачурина һәм башкалар җылы котлады.
Бу кичәдә ялкынлы алкышлар, коллегалары, якташлары, якыннарыннан изге тәбрикләү сүзләре тынып тормады, чәчкәләр дә күп булды. Болар һәммәсе залда утыручыларның Фәнирә Габделхәй кызының иҗатын сөюләре һәм ихтирам итүләре турында сөйли.
Аның шигърияте – ихлас, җиңел, зирәк, тирән мәгънәле. Һәр әсәренә тормыштагы хәлләр өчен борчылуы, кайгыруы, үткәннәр турында уйланулары, күңел кичерешләре салынган. Автор бөтен шигырьләрен һәрвакыттагыча яттан сөйләве белән тамашачыны тагын бер хәйран калдырды. Ул үзенең иҗат җимешләрен тыңлаучысына җиңел генә җиткерә белә, ә алар күңелләргә үтеп керә, кайберләрен тыңлаганда ирексездән күзләргә яшь килә.
Башкала кунаклары – популяр эстрада артистлары һәм тантана сәбәпчесенең якташлары Гөлназ һәм Эльмир Газизуллиннар, оста баянчы Халит Фатыйхов һәм БРның халык артисткасы Лилия Фатыйхова, Гүзәл һәм Рамил Хаҗиевларның чыгышлары кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Җыр-моң илендә, шигърият дөньясында гизеп, китап туеның дәртле алып баручысы һәм оештыручысы, шушы һәм башка чагу бәйрәмнәр сценарийлары авторы Гөлфирә Әхмәтшинаны тыңлап чараның ахырына җитүен дә сизми калганбыз. Баксаң, өч сәгать вакыт узып киткән икән.
Шунысына игътибар итмәү мөмкин түгел, Благовар тамашачысы нәфис сүзгә сусаган, чын иҗатны сагынган. Бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрен читкә куеп, шушы шигърият һәм иҗат бәйрәменә килгән һәр райондашым өчен шатланып утырдым.
Ә очрашу чынлап та бик җылы шартларда узды һәм күңелләрдә истәлекле хатирәләр калдырды. Зур рәхмәт аны оештыручыларга.
Читайте нас: