Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2021, 20:14

Миякәдә меңлеләр җыены узды

Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында мең ыруы башкортларының шәҗәрә бәйрәме узды.

Анда Миякә, Бишбүләк, Благовар, Әлшәй һәм Дәүләкән районнары вәкилләре катнашты. Бездән район башкортлары корылтае рәисе Элиза Шәфиева барды.
— Бәйрәм ифрат югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Конкурста катнашучылар төзегән шәҗәрә күргәзмәсе бай һәм чагу булуы белән хәйран калдырды. Чараның фәнни-гамәли өлеше дә, нәсел агачлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да бик матур үтте, — дип сөйләде безгә Элиза Раяз кызы.
Элиза Шәфиева “Без – сарайлы-мең ыруы башкортлары” дигән доклад белән чыгыш ясады.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары сыйфатында Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова; Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, “Мең ыруы” җәмәгать оешмасы советы рәисе Әхнәф Тимербулатов; Башкортстанның Стратегик эзләнүләр институтының гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Рәфил Асылгуҗин; филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты доценты Искәндәр Сәетбатталов чакырылган иде.
Читайте нас: