Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март 2021, 20:26

Мәдәни шимбә күңелле үтте

Языково мәктәбендә узган мәдәни шимбә Бөтендөнья әдәбият, музыка, балалар һәм үсмерләр китабы көненә багышланды.

Программаның төп өлеше 2020-2021 елларда юбилейларын билгеләгән шагыйрьләргә багышланган шигырь укучылар конкурсына бүленде.
Анда егерме 5-8 сыйныф укучысы катнашты. Беренче урын – Сөмбел Байкова, Сафина Мәхмүдова, Виктория Гуменная, Илнара Гомәровага; икенче урын – Регина Садыйкова, Софья Машура, Самира Газизова, Ләйсән Шәймөхәммәтовага; өченче урын Данил Мәкъсүтов, Наталья Малафеева, Даниил Климов, Айнур Сираҗетдинов, Альбина Әхәтовага бирелде. Барысына да бүләкләр тапшырылды.
Мәдәни шимбә укучыларның күңеленә хуш килде. Кайберләре шигърият дөньясына шулкадәр мөкиббән киттеләр ки, түзмәделәр, үзләренең осталыгын күрсәтергә теләк белдерделәр һәм сәхнәгә чыктылар.

Читайте нас: