Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2021, 15:14

Әйтемнәр һәм аларның мәгънәләре

Авыр табигатьле, авыр холыклы - үҗәт, үзсүзле, тыңлаусыз һ.б.

Агу чәчү – яман сүзләр сөйләү
Айга сикерү – чамадан тыш узыну, артык күпкә ашкыну
Асыл кош аягыннан эләкте – җиңел генә кулга төште (кеше тур.)
Аягы астында туфрак булу – колларча буйсынып яшәү
Ипидер, кояштыр – чып-чын, валлаһи
Ишектән кусаң, тәрәзәдән керә – әрсез кеше
Иҗеген иҗеккә китереп – дөрес, шома итеп язу турында
Йөрәккә таш булып утыру – бик нык хәтерне калдыру
Канатын каеру – өметен кисү, мөмкинлеген бетерү
Каф тау артында – бик - бик еракта
Кашык каны[м] калганчы - соң чиккәчә, үлгәнче
Кеше саен бер амин – төрлең төрле вакыт ашау турында
Кубызына бию – коткысына бирелү, куштанлану
Куян күчтәнәче – балаларга өмәдән, эштә күмәк ашаудан һ.б. алып кайтылган сый
Көйләп-чөйләп – яхшылык белән дә, яманлык белән дә
Күкерттәй кабыну – кинәт кызып китү
Май кап – беркемгә дә сөйләмә, серне ачма
Орлыгы Бохарада түгел – табарга була
Ризык тарткандыр – ерак җирдән илгә кайтуны (я еракка китүне) язмышка юрау
Сай йөзү – белем җитмәү
Суык аяк, туң ката – мәҗлескә, өмәгә һ.б. чакырмый килгән әрсез кеше
Сыныкка сылтану – аклану өчен
Сүз сөйлим дип җыр җырлый – аңламый-белми сөйли
Таба – эт койрыгына тага – байлыкны юкка-барга туздыручы турында
Тавышы бөереннән чыга – бик эреләнеп сөйләшә
Тереләй тунау – күп акча түләттерү турында
Тигез җирдә түмгәк – эшкә комачау
Туң күчән – искитмәле нәрсәгә дә пошмас
“Уйласаң уелып китәрлек” – хәсрәтләр тирән
Урам сүзе – тупас сүз/гайбәт, имеш-мимеш
Уртын чәйнәп – ачуын эчкә йотып/чыккан малын кызганып
Утырып яву - җилсез һәм туктамый яву
Хәзинәдә барынча - булган кадәре шушы
Эт баш, сыер аяк – бик болгавыр эш-хәл турында
Эчтән сызу (яну) – кешегә белдерми газаплану
Эшең бетте, кодагый – кирәгең калмады
Эшкә ашу – уңышлы барып чыгу
Юкмыш бабай заманында – бер дә булмаган
Юлда [аунап] ятмый – җиңел табылмый/артык нәрсә түгел.
Читайте нас: