Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2021, 15:07

Күңел халәте

Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Московская немецкая газета” филолог һәм немец теле укытучысы, якташыбыз Нелли Артесның ул һәм аның якыннары аралашкан немец диалекты турында сөйләвен үтенеп мөрәҗәгать иткән. Аның фәнни атамасы – Пришиб/Алексеевка тел утраучыгы диалекты, аны бер башкорт авылында гына ишетергә мөмкин.

Башкортстанның Благовар районы территориясендәге немец авыллары 20нче гасыр башында барлыкка килгән. 1903 елда Украина немецлары урындагы җир биләүче Николай Базилевскийдан җир сатып алган һәм анда 11 колониягә нигез салган, алар арасында соңрак Алексеевка һәм Пришиб исеме бирелгән (диалект та алар хөрмәтенә аталган) Вольдгейм һәм Нейпришиб авыллары да булган.
Сугышка кадәр немецлар биредә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, ә соңыннан хезмәт армиясенә эләккәннәр, исән калганнарына әйләнеп кайту бәхете тигән. 1970нче елларда авылларны берләштергәннәр: төп дүрт авыл гына калган.
Үзәк усадьба итеп Пришиб авылын сайлаганнар, колхоз идарәсе, авыл Советы һәм мәктәп шунда урнашкан. 1990нчы еллар башында немецлар күпләп Германия- гә китә башлый. Алар урынына элекке СССРның башка илләреннән күченеп килгәннәр, шуңа карамастан, урындагы диалектны саклап калуга ирешелгән.
Гаилә
Безнең нәселдә барысы да лютераннар. Әнием ягыннан Элла әбием (без ома дип йөртәбез) Украинада, Розенфельд немец колониясендә дөньяга килгән. Ә әтием ягыннан Роза әбием биредә, Базилевка авылында туган, әмма аның күп кенә туган-тумачалары Украинада калган. Мин Пришиб авылында туганмын, әти-әнием бүгенге көндә шунда гомер кичерә.
Мин балалар бакчасына йөрмәдем, көндезен әбием белән бабам (опа) карады мине. Әбием бик оста итеп гитарада уйный иде, немец ансамбле составында еш кына гастрольләргә йөрде. Ул өйдә булмаганда бабам мине немецча колбаса ясарга, ит ысларга өйрәтте.
Мәктәпкә төшкәндә урыс телен бөтенләй диярлек белми идем. Чөнки өйдә гел диалектта сөйләштек. Дәресләрдә урыс телен өйрәнәбез, ә тәнәфесләрдә үзара һәрвакыт немец телендә аралаштык. Университетның немец теле бүлегендә укыганда кызыклы хәлләр була торган иде. Укытучы минем җөмләләр төзегәндә катлаулы конструкцияләрне кайдан белүемә, вакыты-вакыты белән аның өчен аңлаешсыз сүзләр язуыма аптырап бетте. Мәсәлән, die Blume сүзе урынына мин Plume дип яздым – чәчкә бездә шулай атала.
Туган телемнең эшемдә нык ярдәме тиде. Университетны тәмамлау белән мине заводка тәрҗемәче итеп чакырдылар. Анда техник лексиканы белергә кирәк иде, тәҗрибәм аз булса да, балачакта күп вакытым бабам белән гаражда үткәнгә, байтак инструментларны белә идем. Шунлыктан мине гайканы болттан аера белмидер дип уйлаган коллегаларым минем эретеп ябыштыру турында текстларны һә дигәнче тәрҗемә итеп куюымны ишетеп таң кала торган иде.
Ике улым үсеп килә. Немец телендә сөйләшмиләр әлегә, ә тыңлыйлар гына. Шунысы кызык, алар миннән, нишләп безнең әби белән бабабыз юк дип, сорыйлар. Мин көлеп куям һәм әби белән бабайның минем туган телемдә ома һәм опа булуын аңлатып бирәм.
Пандемия башланганнан бирле без авылда әти-әниебезгә якын гына яшибез. Минем өчен бу бик уңайлы – теләсә кайсы вакытта алар янына барып туйганчы туган телемдә аралаша алам, берьюлы балалар да безгә кушылып сүзләрне кабатлыйлар. Шулай ук апам Юлия җитәкчелек иткән немец тарихи-мәдәни үзәккә барырга мөмкин. Аның авылыбыз тарихын саклавы белән горурлана алабыз.
Диалект
Кайберәүләр безнең диалектны шваб яисә франкон диалектына тартым диләр, әйе, охшашлык бар, тик шулай да бу телнең үзенә бер төре. Пришибка немецлар төрле урыннардан күченеп килгән, шул сәбәпле, рәвешләр буталган, шуның өстенә урыс теле дә кушылган.
“Московская немецкая газета” материаллары буенча.
Читайте нас: