Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 март 2021, 14:03

“Җанлы классика”ны укучылар үз итә

Үзәк модельле китапханәдә “Җанлы классика” халыкара яшь шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. Традицион иҗат бәйгесендә бу юлы ун мәктәптән 12 бала катнашты.

Конкурсантлар чыгышын благоварлыларга яхшы таныш урындагы шагыйрә, РФ һәм БРның атказанган табибы В.Б.Асаева, балалар китапханәсе мөдире А.Н.Рамазанова, мәгариф бүлеге методисты Л.Х.Асаева, Языково урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы В.Р.Хәсәнова, өстәмә белем бирү педагогы С.Р.Сафина бәяләде.
Бәйге йомгаклары буенча 1 урын Таң авылы урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Азалия Әхмәтшинага бирелде, 2 һәм 3нче урыннарга Языково урта мәктәбе укучылары Альбина Әхәтова һәм Лиана Зөлкәрнәева чыкты.
Конкурс лауреаты титулын Таң мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Илнар Фәтхетдинов яулады.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: