Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2021, 21:51

Рузилә таланты белән әсир иткән

Редакциягә куанычлы яңалыклар килеп ирешү белән гәзит укучыларга җиткерергә ашыгабыз. Чираттагы шундый яңалык – Ямакай авылыннан Рузилә Байкова “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурста “Җәлил татар телендә” номинациясендә икенче урынны яулаган.

Рузилә анда герой-шагыйрьнең “Вәхшәт” шигырен укыган һәм әсәрне эмоциональ, артистларча башкаруы, авторның хис-тойгыларын һәм кичерешләрен тулысынча җиткерә алуы белән жюри әгъзаларын таң калдырган. Шушы осталыгы белән 40 мең дәгъвачы арасыннан финалга үтә алган да. Оештыручылар белдерүенчә, быел конкурста катнашуга нәкъ шулкадәр гариза кабул ителгән булган. Өстәвенә, видеочыгышлар Русия төбәкләреннән генә түгел, ә башка илләрдән – Әзербайҗан, Кытай, Казахстан, Йемен, Төркия, Белоруссия һәм Кыргызстаннан да килгән.
Якташыбыз Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының 2 курсында белем ала. Әйтүенчә, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр булмау сәбәпле, татар телен үзаллы өйрәнгән. Кеше үзенең туган телен белергә тиеш дип санаганга, моны максатка юнәлешле эшләгән. Арытаба БДУ студенты булып китүендә кызның шулай үз дигәнендә нык торуы ярдәм иткәндер дә. Рузилә мондый конкурсларда һәрчак теләп катнаша. Һәм бу аның яраткан шөгыленә әйләнгән. Ә кызда әдәбиятка, шигырьләр укуга сөюне Ямакай мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Мәрзия Батыраева уяткан.
Әйткәндәй, бу Рузиләнең беренче генә җиңүе түгел. Ул инде берничә тапкыр төрле шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә җиңгән һәм призер булган.
— Бөтен башлангычларымда әниемнең олы ярдәмен тоям. Ул үзе дә иҗатка гашыйк кеше. Миңа яңа идеяләр тәкъдим итеп кенә тора. Бу юлы да конкурска бергәләп әзерләндек, — дип сөйли Рузилә. — Конкурсның финалы һәм бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган фестиваль кысаларында Сәйдәшев исемендәге концерт залында, “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә һәм Казан консерваториясенең Кече залында узды. Биредә без, “Җәлил укулары” III Халыкара конкурсы лауреатлары да чыгыш ясадык. Фестиваль ахырында “Адымнар” полилингваль комплексында “День подлинника” үтте, анда легендар “Моабит дәфтәрләре”н алып килделәр. Безнең белән очрашуга Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова килде. Ә кичен “Сәйдәш” үзәге залында йомгак-лау концерты булды. Фестиваль югары дәрәҗәдә узды, һәм миңа анда катнашу бәхете тиюенә чиксез шатмын.
Рузилә Байкованы Диплом, акчалата сертификат белән бүләкләгәннәр, ә герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова сәләтле кызга шәхси култамгасы куелган китап тапшырган.

Читайте нас: