Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2021, 21:52

Милли охшашлыклар күп

Пришиб авыл мәдәният йортында Туган телләр көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Берничә халык вәкилләре катнашлыгындагы чараны алып баручы, БР Халыклар дуслыгы йорты филиалы – немец тарихи-мәдәни үзәкнең баш белгече Юлия Артес әйтүенчә, түгәрәк өстәлдә кунакта халыкара эш буенча немец яшьләр берләшмәсе рәисе урынбасары Нелли Артес, башкорт, татар, урыс халыклары вәкилләре, Сарайлы күпфункцияле комплексы, Шырлык авылы мәдәният йорты белгечләре һәм яшь активистлар - җәмәгать эшлеклеләре булган.

Милли мәдәният, традицияләр, гореф-гадәт, йолалар һәр халык мәдәниятенең мөһим элементлары булып тора.
Кунакларга немец мәдәнияте күргәзмәсе, немец телендә китап басмалары тәкъдим ителде, ә үзәкнең музей бүлмәсендә чарада катнашучыларны милли ашлар урын алган өстәл көтә иде.
Камила АБУСЕВА, яшь хәбәрче, Пришиб авылы.
Читайте нас: