Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2021, 21:15

Канны ыруы съезды узды

Бүздәк районында Канны ыруы җыены (съезды) булды, ул “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)” җәмгыяте тарафыннан игълан ителгән Башкорт тарихы елына багышланды. Анда Благовар районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Элиза Шәфиева җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.

— Җыенда катнашучылар галимнәр Салават Хәмидуллин, Юлдаш Йосыпов, Искәндәр Сәетбатталов һәм үз якташларының чыгышларын тыңладылар, районнарның башкорт телле халкының тарихи һәм рухи мирасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ыру советын сайладылар.
Шулай ук Канны ыруының гимнын һәм гербын кабул итү һәм фикер алышу булды. Гимн сыйфатында Нәфирә Иксанованың Факия Тугызбаева шигыренә язылган җыры расланды. Герб Бөтендөнья башкортлары корылтае каршындагы Геральдика комиссиясе тарафыннан эшләнгән. Шулай итеп, Балыкчы ыруыннан соң Канны барлык атрибутлары — ыру башлыгы белән Совет, гербы һәм гимны булган икенче ыру, – дип сөйләде безгә Элиза Раяз кызы. — Миңа да җыенда “Үз нәселен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән доклад белән чыгыш ясарга насыйп булды. Ә безнең яшь якташыбыз Ләйсән Хәкимова, башкорт халык җырын башкарып, барысын да музыкаль бүләк белән сөендерде.
Съездда республика Башлыгына Башкортстанда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе – Муллаян Халиков исемендәге республика премиясен булдыру турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итү турында Карар кабул ителде.
Съезд карарына каннылылар шулай ук мондый мөһим пунктлар теркәде: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең төньяк-көнбатыш башкортларын үстерү буенча махсус программа кабул итүен үтенү, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын өйрәнү буенча методик пособиеләр эшләү һәм чыгару, аны респуб- ликаның төньяк-көнбатыш районнары мәктәпләрендә укыту буенча чаралар күрү; 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында хезмәт иткән Канны ыруы вәкилләренең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның биографияләрен өйрәнү, туганнарын ачыклау, материаллар туплау өстендә эшләү.
Чара ахырында, традиция буенча, ырулар съездының штандартын тапшыру тантанасы булды. Эстафетаны Бакалы районы кабул итте, һәм киләсе җыен 5 мартта Юрмый ыруы территориясендә узачак.

Читайте нас: