Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 март 2021, 22:00

“Бөркетләр” биек оча

Шушы көннәрдә район Мәдәният сараеның тамаша залында “Бервакыт кич белән” дигән уен-шоу үтте.

Район хакимиятенең “Бөркетләр” һәм Мәдәният сараеның “Күкрәү” командалары өчен “Не надо ля-ля”, “Котомотограф”, “Арканы аркага”, “Ике кешегә бер йөз”, “Капитаннар ярышы” конкурслары әзерләнгән иде. Анда аларның җитезлек, бай фантазия, югары белемлелек, артистлык, ягымлылык күрсәтүе таләп ителде. Егетләр боларның барысын да уңышлы ерып чыкты. Һәркем кабатланмас осталыклары һәм үзенчәлекләре белән сокландырды.
Программадагы интеллектуаль, комик конкурслар залда утыручыларны да битараф калдырмады. Конкурс геройларының һәр чыгышы дәррәү алкышларга күмелде. Бу мавыктыргыч уен барысына да күңел көрлеге, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча күбрәк балл җыйган “Бөркетләр” командасы җиңде.
Читайте нас: