Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 февраль 2021, 16:21

Батырлыкка әйләнгән гомер

Шушы көннәрдә бөтен дөнья антифашистик Каршылык хәрәкәтендә катнашкан бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны билгеләде. Әлеге дата уңаеннан район Үзәк китапханәсендә Сарайлы гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының “Каләмдәшләр” әдәби клубы әгъзалары, урындагы шагыйрәләр һәм шагыйрьләр белән очрашуы үтте.

Педагогик хезмәт ветераны, үткәндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Кәрип кызы Гафарова, архив документларына таянып, җыелучыларга шагыйрь биографиясеннән кызыклы моментлар турында сөйләде.
Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы башлану белән үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, “өлкән политрук” дәрәҗәсе ала. Ленинград һәм Волхов фронтларында “Отвага” фронт гәзитендә эшли башлый. 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да Туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, Туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.
Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайта. Аларны бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр. Дәфтәрләр татар гарәп имләсендә һәм “Яңалиф” татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән.
Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.
Чарада Гөлфирә Әхмәтшина, Рифхәт Асаев, Рәхилә Биглова, Саҗидә Ибраһимова Муса Җәлилнең һәм үзләренең шигырьләрен укып ишеттерде. Укучы балалар батыр йөрәкле шагыйрь турында дикъкать белән тыңладылар, аның Туган илгә чиксез сөю, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен истә калдырырга тырыштылар.
Очрашу ахырында туган телне саклау һәм үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен клуб әгъзаларына рәхмәт белдерделәр.
“Үзәк китапханә коллективына кызыклы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт. Киләчәктә дә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләр идек”, — диде Благовар урта мәктәбе филиалы – Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Равил Гомәров.

Читайте нас: