Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 февраль 2021, 23:54

Былышлы осталары тәҗрибә уртаклаша

Мода әледән-әле үзгәреп кенә тора, шуңа карамастан, кышның чатнама салкын көннәрендә пимасыз булмый. Тик, ни кызганыч, пима басу акрынлап онытыла бара. Эшне дөрес оештырсаң, ул бик табышлы булыр иде.

Нигә әле буш вакытыңда үзеңә һәм гаилә әгъзаларына, я булмаса, дус-танышларыңа, авылдашларыңа җылы һәм йомшак пима басмаска? Аларны кигән һәркем кырык градус салкында да урамда рәхәтләнеп йөрер иде. Пима басу берәүләр өчен гади хобби булса, икенчеләр өчен гаилә бюджетын тулыландыру мөмкинлеге бирүче керем чыганагына әйләнергә мөмкин.
Менә шулар турында уйлап, Югары Каргалы авыл мәдәният йортында “Аек авыл” конкурсының республика этабы кысаларында киез итек җитештерү буенча осталык дәресе оештырганнар. Әлеге кәсепнең үзе генә белгән серләре белән Былышлы авылыннан пима басучылар нәселе вәкиле Рөстәм Ибраһимов уртаклашты.
— Пима басарга өйрән! Авылда яшәсәң, бу шөгыль мотлак кирәгәчәк, дөнья көтү өчен кирәге чыкмый калмас дигән үгет-нәсыйхәтләр белән әтием күп тапкырлар бу эшнең файдасын һәм кирәклеген аңлатырга тырышты, — дип сөйли Рөстәм Рәис улы. — Әтием күптән мәрхүм инде, ә өйрәткән шөгыле, күреп торасыз, яши. Урыны җәннәттә булсын, мин аны гел рәхмәтләр белән искә алам. Ярый шул чакта өйрәтеп калдырган. Хәзер әйтсәң, кеше ышанмас, ул елларда авылдагы пима басучыларның берсе дә кышын эшсез тормый иде, чөнки киез итекләр аерым почетта булды.
Рөстәм абый әйтүенчә, пима басуда йоннарның теләсә ниндиен файдаланып булмый икән. Аннан тыш, баскан вакытта бернинди химия, хәтта кер сабыны кушылмаган чиста су куллансаң гына пималар йомшак, уңайлы һәм җылы килеп чыга, диләр.
Әлеге аяк киемнәрен күпләп җитештергән урыннарда эшне тизләтү өчен гадәттә бакыр купоросы кулланалар, бу эшнең бар нечкәлекләрен белгән олылар аның аяклар авыртуына китерүен билгели. Купорос пималарны каты һәм салкын итә.
Чарада катнашучылар останы кызыксынып тыңлап кына калмадылар, ә сораулар да бирделәр. Күпчелек бер пар пима басу өчен күпме вакыт таләп ителә, моның өчен нинди йоннан файдалану яхшырак дигән сораулар яңгырады. Рөстәм Рәис улы бер сорауны да җавапсыз калдырмады һәм пима басуның бөтен этапларында катнашырга һәм күп хезмәт салуны таләп итүче эшкә өйрәнергә теләүчеләрне үзенә чакырды.
Фәрит Хәмит улы Латыйпов үткәргән тал чыбыклардан төрле әйберләр үрү буенча осталык дәресе дә зур кызыксыну уятты. Борыннан калган тал үрү сәнгате безнең пластик һәм металл заманында модалыга әйләнде. Табигый материалдан үрелгән әйберләр кешеләрдә уңай хисләр уята.
Алай гына да түгел, үз кулларың белән талдан төрле кирәк-яраклар әзерләү – мавыктыргыч хобби да, керем чыганагы да. Кәрзин, кош оялары авыл җирендә яшәүче һәркемгә кирәк. Осталык дәресендә катнашучылар тал чыбыкларын кайчан һәм ничек әзерләргә кирәклеген, үрү ысулларын белде. Һәм үзләре дә остага кушылып эшләп карады.
Каргалылыларның Былышлы уңганнары үткәргән осталык дәресләре белән ихлас кызыксынулары алар арасында да пима басучылар һәм талдан көнкүрештә кирәкле әйберләр ясаучылар барлыкка килер дигән ышаныч уята.

Читайте нас: