Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 февраль 2021, 11:31

«Өс таған» фильмы танылу яулый

“Таганок отряды” фильмының премьерасы 2019 елда Уфаның “Родина” кинотеатрында Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан күрсәтелде. Премьерага Башкортстанның мәдәни җәмәгатьчелеге — язучылар, кинематографистлар, журналистлар, Мостай Кәрим гаиләсе әгъзалары, җитәкчелек вәкилләре, бәйрәм чараларының хөрмәтле кунаклары җыелды.

Фильмны яшь режиссер Айнур Әскәров куйган.
— Иң куанычлысы – Мостай Кәримнең 100 еллыгы алдыннан аның иҗаты яңа башлангыч алды. Яшь, сәләтле кешеләр аның үлемсез әсәрләренә алыналар һәм аларны яңача тәкъдим итәләр. Мин бу картинаның гомере озын булыр, дип ышанам, чөнки ул бик яхшы әдәби материалга нигезләнгән. Аның безнең Башкортстанда төшерелүе дә шулай ук мөһим. Болар – үзебезнең республика күренешләре, үзебезнең автор, үзебезнең киностудия һәм безнең искиткеч режиссерыбыз, — диде премьерада язучының оныгы, Мостай Кәрим исемендәге фонд җитәкчесе Тимербулат Кәримов.
“Без фильмны Мостай Кәримнең 100 еллыгына өлгертергә теләдек, һәм бөтен командага зур рәхмәт, алар нык тырышты. Минемчә, кино шул чорда – узган гасыр- ның 50нче елларында яшәгән балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак, фильмны тамаша кылып, алар үткәннәренә әйләнеп кайтачак. Без киноны тамашачыларның тар даирәсе өчен түгел, ә төрле яшьтәгеләр өчен төшерергә тырыштык. Бу тарих мине нәрсәсе белән җәлеп иттеме? Өлкән булып күренсәм дә, миндә күлләргә җан өрергә һәм тауларны коткарырга әзер торучы малай яши”, — ди режиссер Айнур Әскәров.
“Күпләребез фильмны төшерү турында хәбәрләр белән таныша барды. Һәм шунда ук Мостай Кәрим әсәрләре атмосферасы сизелде. Мостафа Сафа улының таланты, аның әсәрләрендә яңгыраган мәңгелек темалар аркасында фильм килеп чыкты. Шунысы куанычлы, ул яшь режиссер телендә яңгырый, фильмда яңа гасыр яшьләре – 21 гасырда республикабызның рухи йөзен чагылдырачак балалар төште”, — диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
“Фильм бик акыллы. Әйе, Мостай Кәрим боларның барысын да язмаган, әмма ул нәкъ шулай теләгән дигән тоемлау булды. Бу әлеге көннәрдә Мостай Кәримгә тагын бер зур бүләк. Фильмның безнең туган җирдә төшерелүе белән чиксез горурланам. Фильм яшь башкаручыларыбызга юл ачар, дип ышанам – сез бу юлны шундый талантлы командада башладыгыз”, — дип мөрәҗәгать итте картинаны иҗат итүчеләргә Мостай Кәримнең кызы, аның исемендәге фондның башкарма директоры Әлфия Кәримова.
Премьера белән “Башкортстан” киностудиясе директоры Юнир Әминев һәм Башкортстанның Кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов тәбрик итте, ул Русиянең Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалковның телеграммасын укып ишеттерде.
Язучының кызы Әлфия Кәримова фильмның Мостай Кәримнең 100 еллыгына зур бүләк булуын белдерде.
“Таганок отряды” режиссер Айнур Әскәров өчен – тәүге фильм. Аның әйтүенчә, иң төп бурычларның берсе Мостай Кәрим әсәрләренең рухын саклап калу булган, чөнки нәкъ ул өлкән кеше карашыннан бала халәтен тапшыра ала. Картинаны төшерү географиясенең киң булуы белән мактанырга мөмкин. Төп урыннар – Гафури районы һәм Торатау, Йөрәктау.
Айнур Әскәров, “Таганок отряды” фильмы режиссеры: “Без бу картинаны Мәдәният министрлыгы һәм “Башкортстан” киностудиясе ярдәмендә төшердек. Эш өч айга сузылды. Барлыгы 45 төшерү сменасы булды. Проект үзе ике ел дәвам итте”.
Тамашачы: Бездә балалар киносы бетүгә йөз тотты дип санарга күнеккәннәр. Әмма мин, “Таганок отряды” моның киресен исбат итә, дип саныйм. Бу авыл шартларындагы гаять зур балалар дөньясы. Режиссерның хәтта иң вак-төяк вакыйгаларны күрсәтә һәм тамашачыга җиткерә алуы – бу үзе бер дөнья. Бу балалар өчен бер дигән тылсымлы әкият. Миңа бик ошады”.
Фильмны төшерүдә эшләгән тоташ команда залга үтмичә, алкышлар тынмады. Режиссер әйтүенчә, арытабангы эш – картинаны урыс теленә тәрҗемә итү.
“Башинформ” МА материаллары буенча.
Читайте нас: