Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 февраль 2021, 12:07

Җим бирегез кошларга!

Кышның да көннәре кимүгә бара. Озакламый кояшлы яз да килеп җитәр. Ә аны безгә үзләренең канатларында кошлар алып килә. Шуңа без аларны, яратып, сөенеч алып килүчеләр, дип йөртәбез. Шулай ук гаҗәеп дөньябыз- ның бер өлеше буларак та кадерле алар безгә.

Табигать бизәге булудан тыш, канатлы дусларыбыз урман-кырларны, бакчаларыбызны корткычлардан саклаулары белән авыл җирендә яшәүчеләрнең олы ярдәмчеләре дә булып торалар.
Әмма кышлау кошлар елның салкын мизгелен авыр үткәрә. Азык җитәрлек булган шартларда гына алар кышны исән-имин чыга ала. Һәм канатлыларга иң нәтиҗәле ярдәм – аларны җим белән тәэмин итү.
Шушы көннәрдә Благовар модельле китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә “Кошларны ашат” акциясе үткәрде. Орнитологик викторина бик кызыклы булды, анда катнашучылар кошлар турында табышмакларга җавап эзләделәр. Рус фольклорында канатлы дусларыбыз турында бик күп мәкаль һәм әйтемнәр бар. Һәм балаларга мәкальнең бер өлешен икенчесе белән кушуга корылган уен бик ошады.
Соңыннан барысы бергәләп кошлар өчен тагараклар ясадылар, биредә балалар үзләренең осталыгын күрсәтә алды. Ә кош ашханәләрен агачка элеп, иген бөртекләре салгач, кирәкле һәм мөһим эш башкаруларыннан балаларның да, өлкәннәрнең дә йөзләрендә шатлык нуры балкыды.
Мәрьям ЗАРИПОВА. Благовар авылы.
Читайте нас: