Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 февраль 2021, 16:54

“Созвучие” йөрәкләрдә яңгыраш тапты

Районның талантлы кешеләр сафы тулыланды. Узган ел җәеннән башлап район Мәдәният сараеның художество җитәкчесе булып Венера Котлышина эшли.

Музыкага һәм сәхнәгә сөюе көчлерәк булганга һөнәре буенча педагог Венера Факил кызы мәдәният өлкәсен сайлаган. Чиләбе өлкәсендә эшләгән чорда ук инде ул башкару осталыгы, иҗади коллективларга җитәкчелек итү тәҗрибәсен баеткан.
Бүген мәдәният өлкәсендә тормыш кайнап тора. Авыл клублары һәм китапханәләренең Мәдәният сараеның социаль челтәрләрдәге битләрендәге язмалардан күренүенчә, бертуктаусыз ниндидер чагу бәйрәмнәр үткәрелеп, куанычлы вакыйгалар булып, бар җәһәттән файдалы чаралар берсен-берсе алыштырып кына тора.
Менә Венера Факил кызы да эшкә килү белән өлкәннәр һәм балалар өчен вокал коллективлары, театр студиясе оештырып җибәргән. Һәм өзлексез репетиция, концертлар башланган. Аның канат астындагы “Созвучие” ансамбле “Рижский ноктюрн” җыры белән Самара шәһәрендә үткән “Яңа ел йолдызы” IV Халыкара фестиваль-конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исеме алып, зур уңышка ирешкән.
“Иҗади хәрәкәт 2020-2021” Халыкара проекты кысаларында эшләүче “Талантлар планетасы” балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм фонды ансамбль җитәкчесен Рәхмәт хаты белән билгеләгән. Фестивальне оештыручылар В.Котлышинага сәнгатьне үстерүдәге өлеше өчен рәхмәт белдергән, андагы бу юллар әлеге өлкәдәге эш асылын бар тулылыгында күрсәтә булыр: “Изге күңелле булганыгыз, түземлегегез, бәләкәй генә уңышны зур казанышка әйләндерү мөмкинлеге, бердәм иҗатка әзер торуыгыз һәм соңгы нәтиҗә белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт Сезгә...”
Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: