Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 февраль 2021, 13:23

Күңелле экскурсия

Туган районыбызны тирәнрәк өйрәнү максатыннан 5 сыйныф укучылары тарихи-туган якны өйрәнү музеенда һәм яңа модельле үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Музей да, китапханә дә соңгы вакытта бик күп үзгәрешләр кичергән: матурланган, баетылган. Биредә булган һәркемдә туган ягыбыз турында бик матур хатирәләр генә кала. Укучыларның хис-тойгыларын сезгә дә җиткерәбез.

Илнара Ризванова:
— Автобустан төшүгә, бик матур бинаны күрдек. Ул без күрергә теләгән китапханә булып чыкты. Анда безне якты йөзле хезмәткәрләр Рамазанова Алсу Нил кызы, Шиль Наталья Германовна каршы алды. Алар китапханә турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Китапханә берничә зонага бүленгән: яшькә карап китап укучылар зонасы; кече яшьтәгеләр зонасы, интеллектуаль уеннар үткәрү зонасы, уен залы, музыка кораллары залы, ял итү зонасы. Интерактив өстәл куелган зонада төрле төсле кресло һәм диваннарда утырдык. Әкияти матурлык белән хозурландык.
Илмир Гәрәев:
— Китапханә бик зур һәм якты. Анда телевизор һәм уен приставкалары булган зал безне үзенә җәлеп итте. Рамис абый Йосыпов уеннар уйнатты. Миңа бигрәк тә электрон китаплар, интерактив панель (виртуаль чынбарлык шлемы белән) ошады. Шулай ук кече яшьтәге балалар белән килгән китап укырга яратучы ата-аналар өчен бар уңайлыклар булу да шатландыра.
Денис Пенязев, Илнур Галләмов:
— Музыка кораллары да бар китапханәдә. Без гитарада да, барабанда да, пианинода да уйнап карадык. Бик күңелле булды безгә анда. Китапханәдә булган кайбер яңалыкларны телевизорда гына күргәнебез бар иде.
Ләйсән Сакаева, Рөстәм Мөхетдинов, Алина Мәхмүтова:
— Безгә исә музей ошады. Музей залларында элекке тормышка кайттык. Бар әйбер агачтан: җеп эрләү җайланмасы, палас туку станогы, ашлык эшкәртү җайланмалары. Күмер үтүк, элекке акчалар да бик кызык булып тоелды. Үзебезнең як рәссамнарының эшләрен дә күрдек.
Безне каршы алган музей җитәкчесе сөйләвеннән Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә бик күп мәгълүмат алдык. Сулыш та алмыйча, коточкыч сугышның тәүге көннәре турында тыңладык, өчпочмаклы хатларны күрдек, сугышта катнашкан райондашларыбыз фотолары урнаштырылган стенд белән таныштык. Үз районыбыз кешеләре турындагы мәгълүматлар безнең өчен яңалык булды.
Ранис һәм Нәфис Хәмәдиаровлар:
— Китаплардан укып мамонтлар турында белә идек, ә район музеенда аларның сөяген һәм зур тешен күрү – безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Ул безнең якларда да яшәгән икән.
Ислам Мөхәммәдиев, Илназ Әхмәтшин:
— Безгә борынгы акчалар коллекциясе ошады, чөнки аларны күрү күптәнге хыялыбыз иде. Аларның һәрберсен җентекләп карадык. Әгәр иске акча тапсак, һичшиксез, музейга илтеп бирәчәкбез.
Илмира Бикмәева, Сабина Мирзоева, Аида Першова:
— Музейда йөргән чакта үзеңне икенче бер сихри дөньяга эләккәндәй хис итәсең, күңелең үсә. Үзебезгә бик күп файдалы мәгълүмат тупладык. Мәсәлән, гади генә кәгазьдән нинди матур әйберләр ясап була икән! Кәгазь салфеткалар коллекциясе үзе ни тора! Башкорт халкының милли киемнәре дә, тирмәләр дә кызыксыну уята. Экскурсия бик ошады.
Илназ Ситдиков, Алиджон Мирзоев:
— Безгә музейның табигатькә багышланган өлеше ошады. Анда үзеңне урмандагы кебек хис итәсең. Агач артына басып бүре, төлкене, ботактагы ябалакны, карчыганы күзәтәсең. Хәтта аларның тавышларын да ишетәсең кебек...
Безгә шундый кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия оештырганнары өчен мәктәп администрациясенә, сыйныф җитәкчесе Әлфия Исхак кызы Габитовага, музей һәм китапханәдә якты йөз белән каршы алган, бик файдалы мәгълүмат биргән апаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Нәфилә Кәбирова, Иске Күчәрбай урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: