Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 февраль 2021, 17:52

Эпистоляр жанрны искә төшерәбез

Башкортстанда “Иң яхшы хат язу дәресе” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы башланды.

Русия почтасы чираттагы Бөтенрусия эпистоляр конкурсы номинацияләрен билгеләде. Аның оештыручылары – М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, РФ Оборона министрлыгы, Русиянең Язучылар берлеге, Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм Социаль-мәдәни башлангычлар фонды. Башкортстанда конкурсның төбәк этабы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Быел мәгълүм чара унтугызынчы тапкыр үтә. Конкурс шартлары буенча укучылар – хат рәвешендә инша язарга, ә укытучылар жюрига мәктәптә хат язу дәресе оештыруның үз методик разработкаларын тәкъдим итәргә тиеш. Чараның максаты – тормышыбызга хат язу мәдәниятен кайтару, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, үзеңнең гаилә һәм ил тарихына мөрәҗәгать итү.
Республика укучылары һәм педагоглары традицион рәвештә конкурста актив катнаша. Һәм менә берничә ел инде республика вәкилләре һичшиксез җиңүчеләр сафында урын алалар. Мәсәлән, узган елда безнең республикадан берьюлы өч укучы бөтенрусия конкурсы лауреаты булды. Ә өч ел элек эше “Иң яхшы хат язу дәресе” халыкара номинациясендә иң яхшысы дип табылган Туймазы укучысы Халыкара эпистоляр жанрдагы иншалар конкурсында Русия данын яклады.
“Без “Иң яхшы хат язу дәресе” конкурсы төбәктә шундый популярлык яулавына шатбыз, — дип билгеләде Федераль почта хезмәтенең БР буенча идарәсе директоры Ирек Галимов. — Бөтен педагоглар берләшмәсенә һәм, атап әйткәндә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, район һәм шәһәр хакимиятләренең мәгариф идарәлекләренә һәм бүлекләренә, мәктәпләргә конкурсны хуплаулары һәм туган тел кыйммәтләрен саклауда зур өлеш кертүләре өчен, тәрбияләнүчеләренең призлы урыннар алуы моңа ачык дәлил булып тора, рәхмәт әйтергә телим”.
Номинацияләрнең тулы исемлеге Русия почтасы сайтында бирелгән. “Иң яхшы хат язу дәресе” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында катнашуга эшләрне 20 июльгә кадәр җибәрергә кирәк. Адресы: 450000, Уфа шәһәре, Ленин урамы, 28, 408нче бүлмә. Конверт тышында “Иң яхшы хат язу дәресе” конкурсына” дигән билге куярга онытмагыз.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: