Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2021, 15:34

“Өч дус” әкияте дөнья күрде

Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында мультимедиа кушымтасы белән “Өч дус” китабы дөнья күрде. Башкорт халык әкияте буенча җыентык башкорт, урыс һәм инглиз телләрендә басылган.

Китаптагы махсус QR-код ярдәмендә Google Play һәм AppStore сервисларыннан мобиль корылмага бушлай “Өч дус” кушымтасын күчереп алырга мөмкин. Аны ачып һәм телне сайлап, смартфонны җыентыктагы сурәтләргә юнәлтергә кирәк.
“Әгәр бала күбрәк вакытын гаджетларда үткәрә икән, моны файдалы итеп оештырып карагыз. Без кечкенә дусларыбызны киләчәк технологияләре белән кызыксындырырга булдык. Аларның зур теләк белән шушы китапны кулларына алып, янәшәсенә телефон салып, башкорт әкиятен укый һәм карый башлауларын телибез”, — дип сөйләделәр нәшриятта.
Балалар өчен 3D форматындагы мультимедиа басмасы тулыландырылган чынбарлыкны файдалану исәбенә китап мохитен тудыра, басма битләрне җанландыра. Мультимедиа контенты китапның эчтәлеген мәгълүмати баетырга, күбрәк күргәзмәле укытырга мөмкинлек бирә.
“Китап” нәшриятында кушымталы җыентык тәүге тапкыр гына басылып чыкмый. 2019 елда “Хәйләкәр төлке” әкияте буенча китап дөнья күрде. Киләчәктә шундый интер- актив җыентыкларны ел саен нәшер итү күзаллана.
(«Башинформ” МА).
Читайте нас: