Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 декабрь 2020, 18:54

Мәдәни мирасны киләчәк өчен саклыйк

Узып баручы ел ахырында Языково авылы тарихында мөһим вакыйга теркәлде, ул, гәзит укучыларның киң даирәсенә билгеле булмаса да, благоварлыларның барысына да кагыла. Сүз элекке заман, мәдәни мирас объектларын саклау турында бара.

Ил территориясендә яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасын саклау дәүләтнең мөһим бурычы булып тора. Ә объектларны ачыклау, өйрәнү һәм саклау буенча шушы күләмле эш белән Баш- кортстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге шөгыльләнә.
Һәм шушы эшчәнлек кысаларында районга үзәк директоры урынбасары – эксперт Дим Идел улы Әбделгуҗин килде. Район хакимияте башлыгы М.А.Йосыпов белән рәсми очрашу барышында алар Языково авылының бер өлешен төбәк әһәмиятендәге тарихи биләмәләр исемлегенә кертү мәсьәләсен тикшерделәр. Мәдәни мирас объектлары билгеләнеп, аларны Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү максатында дәүләт экспертизасы үткәреләчәк.
Тарихи биләмә территориясенең фараз ителгән чикләре 3 объектны үз эченә ала: тарих-этнография музее (Калинин урамы, 22), Россельхозбанк бинасы (Калинин урамы, 20) һәм балалар сәнгать мәктәбе бинасы (Ленин урамы, 35). Тәүге ике объект 1906 елда сәүдәгәрләр тарафыннан төзелгән булган. Озак еллар дәвамында алар урта белем бирү мәктәбе буларак файдаланылган. 2007 елда капиталь ремонтлаганнан соң алар заманча йөз алды. Сәнгать мәктәбе элгәре заманда Халык йорты бинасы – 1916 елда әсирлеккә төшкән австриялеләр төзегән мәдәни-агарту үзәге булган. Бу бина 2005 елда үзгәртеп төзелде. Авылыбызны ямьләп утырган бу борынгы матур биналар республиканың архитектура мирасы хәзинәсендә лаеклы урын алыр, дип ышанабыз.

Читайте нас: